30 июль 2012 яңалыклары
-
Безнең ишегалдында – бәйрәм
Узган җомгада Актүбә бистәсе Комаров, Губкин, Комсомол урамнары һәм якын-тирә шәхси йортлар ишегалды мәйданында күңелле музыка авазлары яңгырады, аңа бала-чага чыр-чуы, көлү авазлары кушылды. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Әйе, ишегалдында бүген үзгәреш, бәйрәм буласы икән. Җаның түзеп ничек өеңдә ятырга мөмкин? Ишегалдына яше-карты, бала-чагасы җыелды да җыелды. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы...
-
Төбәкара рәссамнар күргәзмәсендә
Азнакай мәдәният йортында ТРда тарихи-мәдәни мирас елына багышланган республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары рәссамнарының төбәкара күргәзмәсе ачылды. Аны оештыру идеясе яңа гына узган Руслан Латыйпов һәм Гөлнара Галиуллина скульптуралары күргәзмәсендә туды һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин тарафыннан хупланды. Үз хезмәтләре белән Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Җәлил, Зәй, Лениногорск рәссамнары...
-
Яңа уку елына – яңартылган мәктәп
ТР Президентының мәктәпләрдә капиталь ремонт программасына кергән Азнакай 5 нче урта мәктәбендә эшләр тулы көченә бара. Резеда Шәрипова Биредә инде тәрәзәләр алыштырылган, тышкы ишекләр куелган, бәдрәфләргә кафель ябыштырыла, сантехника, җылылык системасы яңартыла. Ремонт ашханәгә дә кагылачак. Әлбәттә, башкарасы эшләр әлегә җитәрлек. - 15 августка ремонтны төгәлләргә тырышачакбыз, - дип ышандырды...
-
Ветеранга хөрмәт
90, 95, 100 яше тулган ветераннарга юбилей көннәрендә Россия Президенты В.Путинның котлавын тапшыру дәвам итә. Бу көннәрдә муниципаль район җитәкчелеге Азнакайда яшәүче 95 яшьлек Вера Васильевна Михайлованы котлады. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов авыр сынауларны намус белән узган юбилярга олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Котлауларга ветеранның якыннары, хезмәттәшләре дә кушылды.
-
Мохтаҗларга ярдәм кылу – изге айда иманлы гамәл
Районның иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы айлык киңәшмәне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов үткәрде һәм, традиция буенча, тәбрикләүләрдән башлады. 18 июльдә шәһәребезнең Радужная урамында зур янгын чыгып, анда биш баланың гомерен саклап калуда, янгынны сүндерүдә тәвәккәллек, кыюлык үрнәге күрсәткән райондашларыбызны бүләкләү аеруча тантаналы төс алды. Аннары Наҗәт Мәсгут улы июль...
-
Урак – һәммәбез өчен җаваплы чор
Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Игенчеләргә быел барлыгы 50 мең гектарда бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алырга кирәк. «Азнакай» агрофирмасы, «Союз-Агро» ҖЧҖнең Актүбә бүлеге, «Марс», «Туйкә», «Кәримов» КФХ урып-җыю эшендә алда бара. Элеваторга инде беренче олаулар да озатыла башлады. Мәсәлән, «Марс» хуҗалыгы 100 тонна борчак, ә «Таллы Бүләк» АХҖК 30 тоннадан...