13 июль 2012 яңалыклары
-
Урамыбыз аның исемен йөртә
Безнең якларда беренче нефтьчеләр, кагыйдә буларак, я кичәге фронтовик, я колхозчы, я булмаса яңа гына мәктәп тәмамлаган егет һәм кызлар. Нефть тармагында чын тәҗрибәсе булмаган кешеләр. Әмма тормыш - иң яхшы укытучы, һәм нефтьчеләр тиз арада чын белгечләргә, үз эшләренең осталарына әверелделәр. Шундыйларның берсе Гәрәй Мәүлетбай улы Баһманов иде.1923 елда...
-
Күбектән кергән керемгә киртә
Сырага җиңел эчемлек итеп карау аркасында тулы бер буын эчкечегә әйләнде. Бу күбекле эчемлек безнең илдә шулкадәр иркен сатыла ки, хәтта аны җиде төн уртасында җаның теләгән кадәр сатып алырга була. Ниһаять, атна-ун көн элек сыра чөмерүчеләр һәм аны сатып баючылар өчен шактый җитди сынау башланды: 1 июльдән аны аракы...
-
Теләгең булса, ярдәме бар
Чәршәмбе көнне муниципаль район Советы бинасында оешма-предприятие җитәкчеләре, җаваплы белгечләр катнашында эшмәкәрләр конференциясе узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов алып барды. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Эшмәкәрләрнең проблемаларын менә шулай уртага салып хәл итү, яңалыклар хакында бергәләп сөйләшү районда матур традициягә әйләнде. Гомумән, соңгы вакытта районда бу өлкәдә шактый...
-
Азнакайда – сәламәтлек саклау министры
Азнакай районына рәсми визит белән ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов килде. Аның төп максаты: Азнакай районы сырхауханәсенең баш табибы - Ильфат Фәрхуллинны билгеләү булды. Айрат Зәки улы республикада халыкның сәламәтлеге торышы, сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү, 2012-15 елларга үсеш программасы, юнәлешләре һәм алда торган бурычлар хакында сөйләде. Министрны муниципаль район...