11 июль 2012 яңалыклары
-
Көн туса яңа хәбәр
Җәй вакыты тирә-якны төзекләндерү, бигрәк тә мәктәпләрнең эчен, тышын ремонтлау өчен кулай чор. Районның 43 мәктәбендә, 57 балалар бакчасында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә бүгенге көндә эш кайный. Зур Сукаеш, Актүбәнең 1нче, шәһәрнең 5нче мәктәпләрендә исә капиталь ремонт бара. Монда тәрәзәләр, ишекләр, түбәләр алыштырыла. Башкарылачак эшләргә 30 миллионнан артык акча бүленгән....
-
Авыл хужалыгы
Терлек азыгы хәзерләү буенча Азнакай районы республикада беренче ләр сафында бара. Авылда печән өстенең иң кызган вакыты. Хуҗалыкларда 13100 тонна сыйфатлы печән хәзерләнгән һәм 44150 тонна сенаж салынган. Барлыгы бер баш шартлы терлеккә 18 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. «Кәримов» КФХ (860 т.), «Чалпы» (570 т.), «Марс» (421 т.), «Союз Агро»...
-
Бер гозер дә игътибарсыз калмас
Билгеле булганча, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин төбәгебездә эшчәнлегенә керешүгә үк шәһәр җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә халык белән очрашулар уздыру традициясен башлап җибәрде. «Йөзгә-йөз очрашып, мәсьәләне уртага салып сөйләшкәндә, булган проблемалар җиңелрәк хәл ителә», - диде ул үзе бу уңайдан. «Безнең йорт» ТСЖ әгъзалары белән чираттагы...