6 июль 2012 яңалыклары
-
Дамир Хафизов: «Тик яткан таш астыннан су акмый»
Рәссам Д.Хафизов үзе иҗат иткән картиналары янында Картинага күчкән гүзәллек Тантана мизгелләре Узган атнада «Азнакай курчагы» халык кәсебе йортында рәссам Дамир Хафизовның «Туган якка мәхәббәт белән» дип исемләнгән рәсем сәнгате күргәзмәсе ачылды. Бу сәнгать йортында да, рәссамның да иң беренче күргәзмәсе иде. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов күргәзмәне ачып, рәссамга...
-
Фаҗига өстенә фаҗига. Кая барабыз?
Узган елның беренче яртысында район юлларында булган 15 юл-транспорт һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән, 25е имгәнгән булса, быелның алты аендагы фаҗигалар саны соңгы елларда күренмәгән котычкыч дәрәҗәгә җитте - 18 авариядә 10 кеше һәлак булды, 23е авыр тән җәрәхәтләре алды. Өстәвенә, елның беренче яртысы узып китәргә генә өлгерде, икенчесе дә...
-
Эш беткәч, бәйрәм итәргә дә ярый
М.Шәйдуллин Азнакай җылылык челтәре предприятиесе инженер-экологы С.Спиридоновага "Азнакай районына 80 ел" медален тапшыра Предприятие һәм оешмаларда Сабантуйлар үткәрү матур гадәткә әверелде. "Водоканалсервис" ААҖе дә Азнакай Сабантуй мәйданына үзенең 7 филиалын җыеп, бәйрәм оештырды. Азнакай, Җәлил, Зәй, Яшел Үзән, Чистайдан бер төркем кунакларны танылган артист Данир Сабиров һәм районыбыз үзешчәннәре каршы...
-
Кечкенә дә төш кенә
Һөнәри осталык конкурсы призерлары Артур Хәйруллин һәм Айдар Закиров бүләкләү тантанасы вакытында "Главнефтегазстройсервис" идарә итү компаниясенең бер подразделениесе булган "Актүбә төзү-монтаж идарәсе" ҖЧҖ хәзерге вакытта районда торак йортлар төзү белән шөгыльләнүче бердән-бер предприятие. Бүгенге көндә ташчылар Азнакай шәһәренең көньяк-көнчыгышындагы "Б" микрорайонында биш катлы, туксан фатирлы йорт бинасын төзеп бетереп киләләр....
-
1 июльдән нинди тарифлар кулланыла?
ЕРЦ директоры Марат Авзалов Шушы сорау белән без Бердәм исәп-хисап үзәге (ЕРЦ) директоры Марат Авзаловка мөрәҗәгать иттек. - 2012 ел башыннан Россия территориясендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен тарифларны индексацияләүнең яңа системасы гамәлгә керде. Нәтиҗәдә, гыйнварда арта торган тарифлар аркасында барлыкка килүче инфляцияне "йомшарту" йөзеннән, газга, электр энергиясенә бәяләрне һәм тарифларны...
-
“Мәйдан” музыкаль каналы чакыра
"МӘЙДАН" каналы - ул тарихта беренче музыкаль күңел ачу телевидениесе. Безнең каналда ретро, заманча җырлар, мәзәкләр һәм күп кенә кызыклы рубрикалар эшләп килә. Аны Татарстанның төрле төбәкләрендә карыйлар, мәсәлән: Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Зәй, Кама Тамагы, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Яшел Үзән, Әтнә, Арча, Балтач, Балык Бистәсе һ.б. Шулай ук...
-
Ял итәргә килегез!
7 июльдә 16.00 сәгатьтә Ишкәев исемендәге ял паркында балалар өчен күңелле ял кичәсе үткәрелә. Сезне шаян клоуннар, уеннар, призлар көтә!
-
Чалтаймаста кече авыл көне
Авыл халкы белән очрашуга Пенсия фонды, халыкны социаль яклау идарәсе, җир белән идарә итү органнарыннан вәкилләр килделәр. Кечкенә авылда да алдан ук бәйгеләр үткәрелде. Иң яхшы фермер (Мөнир Галимуллин), җәннәт бакчасы (Әлфия Юнысова), иң матур йорт (Ситдыйк Таҗетдинов), иң пөхтә йорт-җир (Рәсимә Сабирова) билгеләнде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин...
-
Мәхәббәт шундый кирәк: хәләлең булсын терәк...
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Гаилә җебе - нәзек, нечкә җеп, Җил какса да кайчак өзелә. Өзелгәнне авыр ялгавы, Ә ялганса, җөе сизелә. Р. МИФТАХОВ Гаилә - гөл үстерә торган савытка охшаш, гөлне гел генә карап, тәрбияләп тормасаң, аңа я кырау төшә, я күз тия... Т. СӘГЫЙТОВ...
-
Электрон гариза популяр
Бөтен илдәгечә, 8 июль көнне Азнакай районында да Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Ул Петр һәм Февронья көне дип тә йөртелә. Әлеге пар 16 гасырда Изге дип танылып, бәхетле гаилә символы булып саналган. 2008 елда исә 8 июль көне рәсми рәвештә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип...
-
300 сум урынына – 1500 сум штраф
1 июльдән РФ Административ хокук бозулар кодексына машина йөртүчеләр өчен штрафларны күп мәртәбә арттыручы төзәтмәләр үз көченә керде. Атап әйткәндә мәҗбүри тукталыштан кала, транспорт чараларын җәяүлеләр кичүендә яки аның алдыннан 5 метр кала туктату яки тукталу кагыйдәләрен бозып, транспорт чараларын тротуарда калдыру кесәгә 1000 сум белән "сугачак", әлегә моның өчен...
-
Юллар төзекләнә
«Татавтодор» ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе эшчеләре өчен җәйге-көзге айлар чынлап торып кызу эш өсте. Быел алар Азнакай-Тымытык-Күктәкә юлының Сәпәй авылына кадәр булган өлешен төзеп тәмамладылар. Хәзер анда яңа юл билгеләре, тукталыш павильоны гына куясы калды. Филиал участоклары бүген Ютазы, Мөслим, Сарман районнарында юллар төзү белән мәшгуль.
-
План арттырып үтәлде
«Татнефть - АзнакайРемСервис» ҖЧҖ "Татнефть" компаниясенең якын тирәдәге биш нефть һәм газ чыгару идарәсе скважиналарына капиталь һәм җир асты ремонты ясау белән шөгыльләнә. Беренче яртыеллыкта җәмгыятьнең дүрт цехы бригадалары тарафыннан пландагы 317 урынына 323 скважинага капиталь, 137сенә җир асты ремонты ясалды. Моннан тыш, җир асты ремонтчылары "Лукойл-Пермь" ҖЧҖ нефтьчеләренә 55...