4 июль 2012 яңалыклары
-
Вәгъдә ителгән бүләк
Бакчада тәрбияләнүчеләр ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рафаил абыйлары Шәрәфиев белән Азнакайга быелның апрель урталарындагы эшлекле визиты вакытында республика баш автоинспекторы Рифкат Миңнеханов шәһәрнең 9 нчы "Салават күпере" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесендә булганда, коллективта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы таләпләрен пропагандалауның яхшы куелышын билгеләп үткән иде. Анда ул юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча...
-
Яшүсмерләрнең акча эшлисе килә
Шәхси эшмәкәр Г.Герк остаханәсендә Яшүсмерләрнең укудан тыш вакытта мәшгульлеге - халыкны эш белән тәэмин итү үзәге алдында торучы мөһим бурычларның берсе. Нәкъ менә каникуллар чорында яшүсмерләр арасында хокук бозулар һәм җинаятьләр артуы күптән исбатланган. Моңа каршы нәтиҗәле көрәш - буш вакытны файдалы хезмәт белән бәйләү, кыскасы, аларны эшкә урнаштыру. Кайсы...
-
Эшлекле партнерлыкның яңа дәрәҗәсе
Кунаклар музей экспонатлары белән таныша 29 июньнән 2 июльгә кадәр Азнакайда Беларусь Республикасы Гродненск өлкәсе Ивье шәһәреннән делегация булып китте. Делегация составында Ивье район башкарма комитеты рәисе Михаил Волчецкий, район Советы рәисе Феликс Воронюк, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү унитар предприятиесе директоры Ядвига Станчиц һәм Беларусь Республикасы татар диаспорасы рәисе Б....
-
Сабантуйда җиңүчеләр
Район Сабан туе бәйгеләрендә җиңүчеләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Баганага менү 1 урын - Шәрәфиев Салават, 2 урын - Баһаутдинов Айдар, 3 урын -Хафизов Алмаз. Аркан тартышу 1 урын - Закуанов Морат, Закуанов Рөстәм, Шәрәфиев Рафаэль,2 урын - Фәйзуллин Тимур, Зиянгиров Нәфис, Җиһангиров Рөстәм, 3 урын - Сафиуллин Илвир, Бакиров...
-
Игелек кылдылар
Актүбәнең Гагарин исемендәге мәдәният йортында кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү йөзеннән хәйрия акциясе узды. Анда бистә халкы, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, барлык өлкәдәге предприятие, оешмалар, эшмәкәрләр актив катнашты. Район башлыгы вазифаларын башкаручы М.Шәйдуллин П.Бирючевскийга камилләшкән коляска алу өчен 30 мең сумлык сертификат тапшырды. Актүбә бистәсе башлыгы Р.Галиева...
-
Буровиклар өчен яңа техника
"Азнакай нефтемаш заводы" ААҖ коллективының тотрыклы эшләве, беренче чиратта, аның нефть сәнәгатендә бара торган алгарышларны вакытында тоеп, һәрьяклап өйрәнеп, заман таләпләренә җавап бирердәй яңадан-яңа төр продукцияләр җитештерүендә. Соңгы вакытта гына да завод, Татарстан буровиклары заказын үтәп, барысы да "КамАЗ" шассие базасында булган яңа төрдәге өч техника - бораулау җиһазларын ремонтлау...
-
Притон юк ителде
Азнакай шәһәр прокуратурасы притон тотуда гаепләнгән 34 яшьлек азнакайлы Руслан Хәмидуллинга карата дәүләт гаепләвен яклады. Шәһәрнең күпкатлы йортларының берсендә яшәүче Руслан Хәмидуллин, аңлы рәвештә үз торагын наркотик матдәләр хәзерләү һәм куллану максатында тота. Үзе дә наркотиклар кулланучы буларак, ул түләү максатында спиртлы эчемлек яки наркотик матдә ала. Гаепләнүченең өенә әледән-әле...
-
Лагерь дуслаштырды
25 июньдә мәктәп яны лагерьлары ябылды. Ай буена аларда балаларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау, иҗади сәләтләрен үстерү буенча киңкырлы эш алып барылды. Бер генә көн дә бушка узмады: туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдык, Мәңгелек утка чәчәкләр салдык, дискотекаларда биедек, Н.Яхин концертында булдык, кинолар карадык һәм башка кызыклы чаралар оештырдык....
-
Сыер асрау файдалы
Сөт сыерлары асраучы терлекчелек холдинглары, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы малларны саклау максатыннан матди ярдәм күрсәтү буенча ТР Министрлар кабинеты быелның май-август айларында һәр баш савым сыер өчен республика бюджетыннан аена 680 сум күләмендә акча бирү турында карар чыгарган иде. Районда ул уңышлы тормышка ашырыла. Май аенда сыер хуҗаларына 2 миллион...
-
Яшел азык хәзерләү вакыты керде
Элекке елларның матур традициясен искә төшереп, шәһәр сәнәгать предприятиеләре, оешма һәм учреждение эшче-хезмәткәрләре бу көннәрдә үзләре шефлык итә торган авыл хуҗалыкларындагы яшь терлекләр өчен кыш чыгарга җитәрлек яфрак азык, дару үләннәре хәзерләү белән мәшгуль. Бу эштә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре үрнәк күрсәтте - "Таллы Бүләк" кооперативы бозаулары...
-
Ветераннар котлаулар кабул итте
90, 95, 100 яше тулган ветераннарга юбилей көннәрендә Россия Президенты В.Путинның котлавын тапшыру дәвам итә. Урсай авылында яшәүче Тәкыя Шәрипованы да 90 яшьлек юбилее белән котлап Россия Президенты Владимир Путин котлау җибәргән. «Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланыбыз!»...
-
«Халык контроле» кабул итә
ТРның uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гражданнардан "Халык контроле"нә мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Юл хуҗалыгы, мәгариф, медицина, социаль хезмәт күрсәтү, төзекләндерү, экология һ.б. өлкәләрдәге проблемалар турында властька "сөйли" аласыз.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт рух
Бүгенге көндә кешелекне борчыган җитди мәсьәләләрнең берсе - сәламәт яшәү рәвеше проблемасы. Әйе, сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтарып алуы да авыр. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. 2500...
-
Шәхси секторда су торбалары тирәнәйтелә
Традиция буенча, чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы М.Шәйдуллин хезмәт ветераннары-юбилярларны котлаудан башлады. Шулай ук 2010 елгы халык санын алуда актив катнашучыларга Росстатның медальләре тапшырылды. Башка эшкә күчкән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары С.Афанасьев Рәхмәт хатына лаек булды. Марсель Зөфәр улы яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырып үтте: район...