20 июнь 2012 яңалыклары
-
Светлана Крашенинникова – Европа чемпионы
Ларнака (Кипр) шәһәрендә стендка ату буеча Европа чемпионаты узды. Анда 42 илдән 360 спортчы катнашты. Россия җыелма командасы составында безнең якташ, "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге спорт-сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнгән, бүгенге көндә Казандагы Олимпия резервлары мәктәбендә белем алучы Светлана Крашенинникова (тренеры Олег Лизунов) да катнашты. Сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча Светлана Россия җыелма...
-
Фәнүзә Нургалиева: «Маяк» – өч газетаны алыштыра»
- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә башкарган вазифам буенча миңа район агросәнәгате формацияләрендәге хәлләрнең торышыннан, аның кешеләре башкарган эшләрдән даими хәбәрдар булу зарур,-ди авыл хуҗалыгы идарәсенең кадрлар буенча өлкән белгече Фәнүзә Нургалиева. -Сводка рәвешендә җибәрелгән рәсми саннар тезмәсе генә урыннардагы хәлләргә тулы ачыклык бирә алмый. Шуңа күрә дә эш көнемне...
-
Һәр эшнең үз вакыты
Безнең интервью Миргасим Усманов (сулда) һәм "Туйкә" ҖЧҖ директоры Азат Гыйльманов "ЖВП-4,9" ургычы белән печән чабучы механизатор Әдип Зәйдуллин башкарган эш сыйфаты белән танышалар Искәргәнегез бардыр, игенче-терлекченең ел дәвамындагы хезмәте унике боҗралы тоташ чылбырны хәтерләтә - күпме генә әйләндерсәң дә очына чыгам димә. Әле кайчан гына чәчелгән иген басулары, инде...
-
180 кешенең белемен күтәрү планлаштырыла
Ел башыннан Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге 17 белгечлек буенча ТР укыту учреждениеләре белән 9 дәүләт контракты төзеде. Агымдагы елның 5 аенда 69 эшсез граждан укытуга җибәрелде. Аларның 30ы өзеклектән соң үзләренең хезмәт эшчәнлеген яңартырга теләүче, 7се хәрби хезмәттән кайтучы һәм 1се физик мөмкинлекләре чикле кеше. 2012 елда 180 кешенең белемен...
-
Нефтьчеләр – оста футболчылар да
Узган шимбә һәм якшәмбедә "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбәдәге Спорт-сәламәтләндерү үзәге стадионында "Татнефть"ААҖнең нефть һәм газ чыгару идарәләре, компанияләре һәм җәмгыятьләре арасында ХХV нче спартакида кысаларында мини- футбол ярышлары узды. Анда барлыгы утыз биш команда катнашты. Беренчеләрдән булып мәйданга былтыргы чемпионнар - "Татнефтепереработка", "Ямашнефть" һәм "Елховнефть" идарәләре командалары керде, аларга икенче һәм...
-
Cпорт мәктәбендә таләпләр сакланмаган
Азнакай шәһәр суды тарафыннан шәһәр прокуратурасының «Алкалы хоккей һәм фигуралы шуу буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенә ПАЗ-32054 автобусын эксплуатацияләгәндә юл йөрү куркынычсызлыгы закончалыкларын бозу фактын (2012 елның 9 апрелендә һәм 9 февралендә техник карау чорында ачыкланган тормоз һәм руль системасындагы төзексезлекләр) бетерү турындагы таләпләре канәгатьләндерелде. Исегезгә төшерәбез: шәһәр...
-
Бердәм юридик ярдәм көне
22 июнь көнне Россия юристлар Ассоциациясе ил халкына бердәм түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә. Әлеге чара кысаларында Ассоциациянең Татарстан бүлекчәсе ТР юстиция министрлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге һәм башка хезмәтләр белән берлектә республика территориясендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрәчәк. 22 июньдә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма...
-
Сак булыгыз – агулы химикатлар!
Карамалы буасы янындагы көтүлек җирләрендә саранча корткычларына каршы агулы химикатлар белән эшкәртү үткәрелде. Агулану очраклары булмасын өчен 10-15 көн дәвамында эшкәртелгән территориядә йөрмәскә һәм җиләк-җимеш җыймаска! Россельхозүзәк
-
Өлкәннәр хөрмәтләнде
Өлкән буын узган тормыш юлы - бүгенге яшьләребезгә олы үрнәк ул. Шуны күздә тотып, менә дүртенче ел инде республикада "Өлкән кешенең социаль портреты" исеме астында яшь буынга чын мәгънәсендә өлге булырлык бәйге үткәрелеп килә. Быел районыбыздан бу бәйгедә Бөек Ватан сугышы ветераны, иң хөрмәтле кешеләребезнең берсе 93 яшьлек Зәкия Җәләлетдинова...
-
Митинг вакытында хәрәкәт ябыла
21 июньдә Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көнгә багышлап митинг һәм тантаналы йөрү үткәрелә. Шуңа бәйле рәвештә, 21.30дан 22.00 сәгатьләргә кадәр шәһәрнең Ленин һәм Баһаветдинов урамнарында автотранспорт хәрәкәте туктатылып торачак.
-
Җитди үзгәрешләр көтелә
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советының чираттагы утырышында партиянең ХIII съезды нәтиҗәләре буенча фикер алышу барды. Утырыш эшендә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин катнашты. Съезд делегаты, Татшуган авыл биләмәсе башлыгы Гөлсинә Мияссәрова партия форумында алган кичерешләре белән уртаклашты һәм район халкы белән аралашуның нигездә башлангыч оешмаларда алып барылуын...
-
Туристлар көч сынашты
Узган атнада Алферовка авылы аланында яшьләр үзәге эшче яшьләр өчен туристлар слеты уздырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Афанасьев спорт сөючеләргә яхшы кәеф һәм җиңүләр теләде. Слетта 5 команда көч сынашты, аларның икесе «Азнакайнефть» идарәсенеке. Азнакай технологик транспорт идарәсе, мәгариф идарәсе һәм яшьләр үзәгеннән берешәр команда...
-
Җәй игътибар, саклык сорый
Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Шәйдуллин, гадәттәгечә, котлаулардан башлады. Аннары ул милли бәйрәмебез - Сабан туен үткәрүдә зур активлык һәм иганә ярдәме күрсәткән хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алда торган тагын бер шундый традиция - Чиләбе шәһәрендә милләттәшләребезгә Сабантуй үткәрүдә ярдәм оештыруда...