Азнакаево
  • Рус Тат
  • 8 июнь 2012 яңалыклары

    • 8 июнь 2012 - 07:25
      Милли бәйрәмебезгә рәхим итегез!
      Хөрмәтле райондашлар! 11 июньдә Азнакайда халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Татарча көрәш һәм ат чабышлары һәрвакыттагыча бәйрәмнең йөзек кашы булып торачак. Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, балык тоту, капчык, кәлүш киеп, кашыкка йомырка салып, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан менү, капчык сугышы,...
      331
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:23
      Үсентеләрнең торышын министр уңай бәяләде
      Министр Марат Әхмәтов (уңнан беренче) район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән 6 июнь көнне ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакайга килде һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин озатуында басулардагы яңа уңыш үсентеләренең торышын карап йөрде. Аннан соң министр вертолеты Мөслим авылы янындагы "Кәримов Ф.Р." КФХсының...
      504
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:20
      Район бәйгесе җиңүчесе Рим Фазлеев: «Минем кызларым да комбайнчы»
      Балаларыбызда әкиятләр белән үк туендыручыбыз җир Анага, иртәдән алып кичкә кадәр иген кырларында хезмәт куючы игенчеләребезгә карата мәхәббәт хисләрен сеңдереп үстерәбез. Механизатор хезмәте, аларның фидакарьлеге алдында чын мәгънәсендә башыбызны иябез. Һәркем дә башкара алмый аны. Бары тик туган җире, иген басуларын чын күңеленнән яраткан игенче генә алына бу эшкә. Рим...
      754
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:18
      Җанга якын «Маяк» газетасы
      Кичә үзәк почтамт «Маяк» газетасы редакциясе белән берлектә «Әбунәче көне» уздырды. Яраткан газеталарына язылырга теләүчеләр иртәдән үк почтага ашыктылар. Пенсионер Рәшидә Иванова иң беренчеләрдән булып язылды. - Баштан мине «Маяк»ка языгыз! Аны озак еллардан бирле алып киләм һәм моңа бер дә үкенмим. Шәһәрдән ерак яшибез, шуңа да район яңалыклары турында...
      223
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:15
      Киң кырлы сәләткә ия укытучы
      Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында Актүбә 1 нче урта мәктәбендә югары квалификацияле биология укытучысы Зинфира Мөхтәсарованың иҗат кичәсе узды. "Безнең иң яхшы укытучы" грантын откан, мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен ТР күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучының иҗаты белән кунакларның күбесе беренче тапкыр танышты. Кичәдә Зинфира Зиннәтулла кызының төрле темаларга багышланган шигырьләре,...
      292
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:13
      «Әй юллар, юллар, инде ничә еллар Аерыла алмыйм сездән мин...»
      Рәсемдә: Марсель Гыймаевка «3 млрд. тонна Татарстан нефтен табу уңаеннан» медален ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды Мәгълүм җырның әлеге юллары нәкъ менә Марсель Гыймаев кебек гомерен тынгысыз да, җаваплы да, булганлык та таләп ителгән шофер һөнәренә багышлаганнарга атап язылгандыр. Кышның зәмһәрир салкыннары-буранымы, я булмаса язгы бозлавык, көзге яңгырлар, җәйнең чамасыз...
      869
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:11
      Алдынгылыкны бирми
      Роза Абдуллина - «Азнакай» АФ» ҖЧҖнең алдынгы сыер савучысы. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Р.Абдуллина менә 30 ел инде яраткан хезмәтендә, алдынгылыкны бирми. Быел узган сыер савучылар бәйгесендә дә ул өченче урынга лаек булды. - Эшләр механикалаштырылган. Хезмәт хаклары әйбәт. Сөенеп эшлибез, - ди ул.
      201
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:08
      Игенче династиясенең яшь вәкиле
      «Кечкенәдән үк җирдә эшләп үскән ул», - диләр педагоглар 89 нчы профлицей укучысы Ленар Хөснуллин турында. Нәкъ шундый егетләр ярдәме белән 89 нчы һөнәри лицей үз участокларында язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыкты. Кадрлар җитмәү һәм техниканың тузуы кебек проблемалар аларга тагын да игътибарлырак булу һәм барлык резервларны да файдалану...
      519
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:06
      Җәмгыятькә хезмәттә
      Хәзер генә ул бер ел хәрби хезмәт күпләргә кеше ышанмаслык озак, юкка сарыф ителгән вакыт сыман тоела. 1927 елда туган егетләрне армиягә 17 яшь тулгач та алып, 7 ел хезмәт иттерделәр. Фәрәгать Гайнаншин да шулай китте хәрбиләр сафына. Кара диңгез флотында, ә сугыштан соңгы елларда Балтикта хезмәт итте. Хәрби частең,...
      344
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:03
      Россия көне белән!
      12 июнь - илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз. Чын күңелемнән райондашларыбызны дәүләт бәйрәме белән котлыйм. Иминлек, уңышлар, бәхет һәм муллык телим! Марсель Шәйдуллин,...
      337
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:01
      Сабан туе – мәйданда, гөрләсен һәр йөрәктә!
      Хөрмәтле азнакайлылар, килгән кунаклар! Сезнең барчагызны Азнакай район Советы, башкарма комитеты, шәһәр һәм район депутатлары корпусы исеменнән халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе белән ихлас күңелдән котлыйм! Сабан туе басуларда киеренке эшләрдән соң, бар табигать яшеллеккә төрелеп, игеннәрнең шаулап үсеп-күтәрелеп килгән җәйнең иң матур чагына туры килә. Борынгыдан ук игенче...
      430
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 06:59
      Туристлар көч сынашты
      Алферовка авылында укучыларның 40 нчы туристлар слеты булды. Слет Балалар иҗаты үзәгенең турист-төбәкне өйрәнү бүлеге тарафыннан оештырылды. Хөкемдарлыкка Актүбә 1нче мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Владимир Соколов җитәкчелек итте. Анда төбәкне өйрәнү, экология, беренчел ярдәм күрсәтү, туризм техникасы буенча викторина, бәйгеләр үтте. Азнакайдагы 5 нче, 8 нче, Актүбә 1 һәм...
      226
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 06:57
      Шигърият
      Илдус Гыйләҗев Кемнәр ничек булдыра Яшь киленнәр сөлге бирә, Әби-чәби йомырка. Соңарганнар кыз-кыркынны Кибетләргә йөгертә. Ярышларга, көрәшләргә Хәстәр алдан күрелә. Татарның бар гаме, яме Сабантуйда күренә. Мин дә өлеш кертим әле, Хәтерләре калмасын: Матур шигырь бизәп торсын Сабан туе колгасын... Хәйләкәрләр дә инде Ике туган - татар, башкорт Яши гавам...
      291
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 06:57
      Шагыйрәнең иҗат кичәсе
      Үзәк район китапханәсендә Гөлсирин Гобәйдуллина иҗатына багышланган кичә узды. Авылдашлары, туганнары, хезмәттәшләре, каләмдәшләре, китапханә хезмәткәрләре шагыйрәне котлап, иң матур теләкләрен җиткерделәр. Кичә сәнгать осталары башкаруында аның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.
      281
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 06:54
      8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне
      Бик тә мөһим һәм җаваплы гамәл башкаручы - ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләүче район халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Киң күңелле, игътибарлы, кеше хәленә керүчән һәм сабыр әлеге шәфкать ияләре ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, күп балалы гаиләләр, социаль яклауга һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга...
      694
      0
      1
    Реклама