30 май 2012 яңалыклары
-
Матур йолалар яңара
Кичә Таллы Бүләк АХҖКда сабанчы-механизаторлар бәйгесе үтте. - Районда мондый бәйге 8 ел элек үткән. Бүгенге көндә язгы кыр эшләре тәмамланды, моның өчен авыл хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә дә рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин. Традиция буенча, бәйге байрак күтәрүдән башланып китте. Андый мактаулы хокук «АФ «Азнакай»...
-
Азнакай делегациясе – Төркиядә
Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендә район делегациясе эш визиты белән Төркия Республикасында булып кайтты. Визитның беренче көнендә Азнакай кунаклары белән Мәрсин өлкәсе губернаторы Хәсән Барси Гюзел огълы, Тарсус шәһәре мэры Борханетдин Кожамаз һәм башка шәһәр вәкилләре очрашты. Сөйләшү барышында Татарстан белән Төркия арасындагы үзара туганлык һәм икътисади...
-
Кайсын сайларга?
Бүгенге көндә нинди һөнәрләргә хаҗәтлек аеруча дип уйлыйсыз? Әнә шул сорау белән без берничә шәһәрдәшебезгә мөрәҗәгать иттек һәм алардан менә шундый җаваплар алдык. Венера Гозәерова: - Миңа калса, җәмәгать туклануындагы һөнәрләр кайчан да кирәкле. Чөнки адәм баласына көн дә тукланырга кирәк. Ләйсән Идрисова: - Социаль өлкә хезмәткәрләре генә түгел, укытучылар...
-
“Маяк” газетасына язылу бара!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Язгы-җәйге мәшәкатьләр белән язылырга оныта күрмәгез. Көн хәбәрләре, яңалыклар, кызыклы язмалар тулы газетабыз атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасында өйләрегезгә килеп торсын дисәгез, элемтә бүлекләренә ашыгыгыз!
-
Көн туса яңа хәбәр
Бәйрәмгә чакырабыз! Җомга, 1 июньдә, Ишкәев исемендәге ял паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы була. Программада: 14.00 сәгатьтә - мини-футбол, җиңел атлетика буенча спорт ярышлары башлана. 16.00 - балалар өчен уеннар, балалар бәйрәм концерты. 17.00 - Әлмәт тынлы оркестры чыгышы, бию мәйданчыгында әти-әниләр өчен биюләр. 18.00 - әти-әниләр...
-
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады
Районыбыз мәктәпләрендә чыгарылышлар өчен уку елы тәмамланып, соңгы кыңгырау чыңлады. Аларны бу истәлекле көн белән котларга мәртәбәле кунаклар килде. Чыгарылышларны котлап, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин аларга дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, киләчәктә укуларын дәвам итүләрен һәм һөнәр алгач, һичшиксез үзебезнең районга эшкә кайтуларын теләде. - Сез төпле белем алдыгыз...
-
Беренче сыйныфка кабул итүдә яңа тәртипләр
"Мәгариф турында" РФ законы һәм "Гомумбелем бирү учреждениеләренә гражданнарны кабул итү Тәртибен раслау турында" РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 15 февралендә чыккан 107 нче боерыгы нигезендә мәктәп үзенә беркетелгән шәһәр яки район территориясендә яшәүче гражданнарны кабул итә. Бездә мәктәп микрорайоны территориясе Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары...
-
Актүбәлеләрнең музыкаль уңышы
Актүбә сәнгать мәктәбе базасында яшь фортепианочыларның V төбәк конкурсы узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгышыннан 11 балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре катнашы. Актүбә мәктәбе бу конкурста уңышлы чыгыш ясады. Өлкән яшьтәгеләр төркемендә 17 ансамбль арасыннан К.Аркадьева һәм А.Гыйләҗева составындагы «Ноктюрн» фортепиано ансамбле I дәрәҗә лауреат (укытучылары - Г.Бабаджанова), «Секунда» ансамбле (башкаручылар -...
-
Юлда бала һәлак булмасын, дисәк...
Республика юлларында балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләре җәмәгатьчелектә зур борчылу тудыра. Быел гына да авариягә тарыган, балалар өчен махсус утыргычлары булмаган автомобильләрдә өч сабыйның гомере өзелде. Җәй җитүгә ике тәгәрмәчле транспорт белән бәйле юл вакыйгалары ешая. Бу бигрәк тә велосипед һәм скутерда йөрүче балигъ булмаганнарга кагыла. Узган ел Татарстанда булган...
-
Өстенлекле профессияләр
Хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсе белгечләре ассызыклаганча, хезмәт базары тотрыксыз икътисади шартлар тәэсирендә оеша, бер үк вакытта кризистан да чыгып килә һәм вакансияләр көннән-көн арта. Өстенлекле профессияләрне фаразлау өчен ел саен эш бирүчеләр арасында миниторинг үткәрелә. Аларның кайсыларына ихтыяҗ зур соң? Алынган мәгълүматларга караганда, республикада машина төзелешендә, металл эшкәртүдә, шәһәр хуҗалыгында...
-
Чатыр-Тау – горурлыгыбыз
Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда "Чатыр-Тау - тарих, мәдәният, табигать һәйкәле" исеме астында кичә үткәрелде. Музей директоры Гөлсем Хисамиева районыбыз горурлыгы булган Чатыр-Тау хакында сөйләп узды. "Чатыр-Тау" җыентыгы авторы Самат ага Мирсәетовның да катнашуы үзе бер куаныч булды. Төбәгебез патриоты җыентыгында туган як табигатен...
-
Егет-кызларны эшмәкәрлек кызыксындыра
Узган атнада Яшьләр үзәгендә районның яшьләр лидерлары киңәшмәгә җыелды. Аларны эшмәкәрлек эшчәнлеге күптән кызыксындыра. Әмма нидән башларга? Ничек башларга? Бу сорауларга җавап эзләүләре гаҗәп тә түгел, чөнки районның 2,6 процент халкын эшсез гражданнар тәшкил итә. Эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангиров лидерларны мәшгульлеккә юнәлтелгән федераль һәм региональ программалар белән таныштырды. Мәшгульлек...
-
Юл хәрәкәтендәгеләр законны сакларга тиеш
Илебездә яшәүче күпләр шәхси машинага ия һәм аны йөртүче исәпләнә. Ә менә машина йөртүчеләр белән юл хәрәкәте инспекторлары арасындагы мөнәсәбәт һәрчак диярлек дустанә түгел шул, шуңа күрә дә ике як та закон белән каралган үз хокук һәм бурычларын анык белеп торырга бурычлы. РФ МВД Административ регламентының 19 пункты нигезендә эчке...
-
«Ничә еллар су баса», -
диләр шәһәрнең Котовский урамында яшәүчеләр. 22, 24, 26 нчы йортларга Мәдәният йорты ягыннан агым сулар агып төшеп интектерә. - Кайда гына мөрәҗәгать итүгә дә карамастан, ничә еллар инде шул мәсьәләне хәл итә алмыйбыз. Яз көне күл ясала, су базларга тула, өйләр дымлана, чебен-черки белән изаланабыз, - диләр алар. Район башлыгы...
-
Балалар бакчасында – мини-музейлар
Шәһәребезнең "Кояшкай" балалар бакчасында һәр төркемдә мини-музейлар булдырылган. "Иске сәгатьләр", "Без яраткан әкиятләр", "Без яраткан уенчыклар", "Музыкаль инструментлар", "Пирамидка", "Иске китаплар" мини-музейларындагы экспонатлар әти-әниләр кулы белән ясалган махсус киштә, стеллажларда урнаштырылган. Тәрбиячеләр музей педагогикасы аша әнә шулай балаларга патриотик тәрбия бирә.