11 май 2012 яңалыклары
-
Район буйлап атлый җиңү мае
Быел илебез 67 нче тапкыр Бөек Җиңүне билгеләп узды. 9 май иртәсендә Азнакай шәһәрендә традиция буенча һәммәсе Балалар иҗаты үзәге бинасы янына җыйналдылар. Анда транспарантлар һәм шарлар белән бизәлгән предприятие, уку биналары колонналары; байраклар белән - «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары; запастагы офицерлар, хәрби хәрәкәт ветераннары, көч структуралары һәм әлбәттә инде...
-
Клин белән Азнакайны радио берләштерде
Радиосөючеләрнең өч буын вәкилләре Мәгълүм булганча, җирлегебездә тәүге тапкыр оештырылган һәм районның 81 еллыгына, Азнакайның шәһәр статусы алуына 25 ел тулуга багышланган кыска дулкыннардагы радиоэлемтә буенча район башлыгы Кубогына халыкара ярышлар узды. Ярышта катнашкан иң өлкән яшьтәге радиосөюче Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендә яшәүче 94 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Всеволод...
-
“Маяк” газетасына язылу бара!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Маяк" газетасына 2012 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Язгы-җәйге мәшәкатьләр белән язылырга оныта күрмәгез. Көн хәбәрләре, яңалыклар, кызыклы язмалар тулы газетабыз атнаның һәр чәршәмбе һәм җомгасында өйләрегезгә килеп торсын дисәгез, элемтә бүлекләренә ашыгыгыз!
-
Батырларның данын хәтер саклый
Мемориаль такта янында. ЭЭБ начальнигы Илдар Шакиров, бүлекчә җитәкчесе Гөлназ Әхмәтшина батырларның толлары Мария Гәрәева һәм Сәкинә Галиева белән 5 нче май көнне Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге бинасы диварына хезмәт вазифаларын үтәгәндә төрле елларда һәлак булган хезмәткәрләр - Әнәс Гәрәев һәм Зөфәр Галиев истәлегенә мемориаль такта кую вакыйгасы...
-
Җиңү бистәсендә Җиңү бәйрәме
Район башкарма комитеты вәкиле Гөлия Сөләйманова һәм авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Шәвәлиева сугыш ветераннары белән Ни кызганыч, еллар узу белән Илгә Җиңү алып кайткан сугышчылар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара... Вахитов авыл җирлегендә ветераннар бүген нибары дүрт кеше калган. Алар белән аралашканда үзеңне, ирексездән, шул шанлы да, данлы да елларның шаһиты итеп...
-
Элемтәсез эш файдасыз
"ТатАИСнефть" ҖЧҖнең Азнакай цехы рәсми рәвештә 1978 ел башында гына оешса да, чынлыкта аның тарихы еракларга - бу якларга беренче буровиклар килгән, нефть скважиналары бораулана башлаган чорларга барып тоташа. Шул гомердән бирле элемтәчеләр нефть сәнәгате предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Ул чорлардан соң шактый вакыт узды, күп кенә техник аппаратура...
-
Һөнәри осталык тәҗрибә белән килә
Шәһәрдәге 89 нчы лицей җитәкчелеге укучыларының алган һөнәрләрен тәҗрибә белән ныгытуга аеруча игътибар бирә. Шуңа күрә аларның җитештерү практикасы да нәкъ менә кыр эшләре чорына туры китереп оештырыла. Быелгы язда гына да лицейның авыл хуҗалыгында җитештерү остасы белгечлеген үзләштерүче 86 икенче һәм өченче курс укучысы районның төрле формада хуҗалык итүче...
-
Һәрьяклап үрнәк!
15 май - Халыкара Гаилә көне Әлеге бәйрәм ООН Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1994 елдан оештырыла. Гаиләләргә иминлек, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез. Бәйрәм белән! Редакция почтасыннан алынган түбәндәге хат тату гаилә хуҗасы, үрнәк әтиләрнең берсе хакында. А.Галәвов хәрби хезмәттә чакта Галәвов Арслан - үрнәк әти. Ул шаян, көр күңелле кеше. Улы...
-
Онытылмас мизгелләр
Актүбә бистәсенең 2 нче урта мәктәбе Казанда узган "Мин татарча сөйләшәм!" конкурс-акциясендә катнашып, 3 нче урынга лаек булды. Казан безне җылы каршы алды. Татарның рухи дөньясы бер мизгелдә үз эченә бөтереп алып кереп тә китте. Тукай бәйрәмендә трибунадан шагыйрьләр телебезнең киләчәге хакында ачынып язылган шигырьләрен яңгыратты. Ирек Баһманов, Сәнифә Рангулова,...
-
Туган тел форумыннан бүләкләр белән кайттылар
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Россиякүләм туган тел форумы уздырылды. Анда төрле номинацияләр буенча алдынгы укытучылар һәм укучыларны, республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм" конкурсында, "Тамчы-шоу" телевизион интеллектуаль уенында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары - Кәкре Елга мәктәбеннән Дания Авзалова, Сарлы мәктәбеннән Гөлнур Әхмәтова, Актүбә...
-
Җыр смотры узды
Балалар иҗат үзәге мәйданында Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан шәһәр мәктәпләре укучылары арасында тормыш иминлеге кагыйдәләре һәм хәрби әзерлек нигезләре буенча җитәкче-оештыручы С.И.Махонин истәлегенә багышланган җыр һәм саф смотры узды. Жюри взводның җитәкче янына килү осталыгын, командирларның докладын һәм, гомумән, эшен, укучыларның тышкы кыяфәтен, взводның сәламләүгә җавабын, урындагы борылышларның, хәрби...
-
Кыр эшләре көндәлеге
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән соңгы мәгълүматлар буенча, 10 майга барлык төр культураларны чәчү районда 62 913 гектарның 54 387 сендә (81 проц.) башкарылган. "Союз Агро", "Марс", "Стәрле", "Чалпы", "Азнакай" агрофирмасы" җәмгыятьләрендә, "Таллы Бүләк" кооперативында, "Кәримов", "Шәвәлиев", "Сәгытдинов" крестьян-фермер хуҗалыкларында эш уңышлы бара. Бөртеклеләр 30 227 гектарда (94 проц.)...
-
Беренче адымыңны яса!
"Ышаныч телефоны" номерын җый! Балалар һәм яшүсмерләр өчен линия: 8-800-2000-122.
-
Угрылыкка тап булсаң, хәбәр ит!
Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсендә 2011 елның ноябреннән быелгы елның апреленә кадәр район авыл хуҗалыгы объектларыннан мөгезле эре терлек урлау фактлары буенча җинаять эшләре тикшерелә. Нинди дә булса мәгълүматы булган кешеләрнең 02, 7-39-87, 7-41-37 телефоннары аша хәбәр итүләре сорала.