Татар халкы зур югалту кичерде. 2 майда Татарстанның халык язучысы, танылган драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин 77 нче яшендә кинәт вафат булды.
Туфан ага районыбыз кияве булганга, азнакайлылар өчен үзгә якын иде. Райондашлар аның җәмәгате, Татарстан һәм Россиянең атказанган артисткасы - якташыбыз Нәҗибә Ихсанова, балалары, туганнарының тирән...