Якташыбыз Арнис Абдуллинның шул исемдәге шигырьләр җыентыгы дөнья күрү уңаеннан район үзәк китапханәсендә аны тәкъдир итү кичәсе булды. Очрашуга иҗатчының туганнары, дуслары, шигырьләрен көйгә салган һәвәскәр композитор-җырчылар, әдәбият һәм шигърият сөючеләр килгән иде.
Очрашуны китапханәнең туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Фәүзия Исламова алып барды, авторның тормышы, иҗат юлы белән таныштырды....