18 апрель 2012 яңалыклары
-
Хәерле сәгатьтә!
16 апрель көнне "Таллы Бүләк" җитештерү кооперативы районда гына түгел, республика күләмендә дә беренчеләр рәтендә, иртә культуралар чәчүгә кереште. - Язның һәр минуты кадерле. Шуңа да җир өлгерә башлау белән арпа өчен хәзерләнгән басуны тырмалап чыктык һәм бүген элиталы "Тимерхан" орлыгын чәчүгә керештек. Бу эшкә алты берәмлек махсус техника җәлеп...
-
Моң чишмәсе саекмас
Яр Чаллы шәһәрендә Ринат Илаев истәлегенә багышланган "Моң чишмәсе" татар сәнгате фестивалендә Азнакай сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, "Инструменталь башкару" (баян, гармун, аккардеон) номинациясендә Газинур Равилов 3нче дәрәҗә лауреат исеменә һәм Ринат Тимиров 1нче дәрәҗә дипломнарга (җитәкчеләре ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ф.Әбсәләмова) лаек булдылар.
-
Көн туса яңа хәбәр
1812 елгы Ватан сугышында җиңүгә 200 ел тулуга багышлап үткәрелгән республика тарихи-әдәби конкурсында районыбыз укучылары яхшы белемнәрен күрсәтте. Әлеге конкурста 21 районнан 72 мәктәп катнашты. 99 укучы арасыннан төрле номинацияләрдә 5 нче мәктәпнең 10 "Б" сыйныфы укучысы Нигина Турсунова, Балалар иҗаты үзәгеннән Регина Шәйхетдинова - беренче; Балалар иҗат үзәгеннән Эльза...
-
Яз – чистарыну, төзекләнү чоры
Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Шәйдуллин гадәттәгечә - хезмәт алдынгылары һәм юбилярларны котлаулардан башлады. Марсель Зөфәр улының район җитәкчелеге исеменнән 65 еллык юбилее белән тәбрикләүләрен кабул иткән Хәкимҗан Измайлов дистә еллар Тымытык участок һәм Азнакай үзәк сырхауханәләре белән җитәкчелек итте, үзвакытында азнакайлылар аңа мәнфәгатьләрен...
-
Шәһәребез чисталыгы – уртак бурычыбыз
Узган җомгада шәһәребездә яшьләр өмәсе узды. Өмәдә 3000 нән артык кеше катнашты. 25 берәмлек автотранспорт эшләде. Шәһәрдән 500 кубометрдан артык чүп чыгарылды. 38 оешма һәм предприятие яшьләре (100 кешегә якын) бер-ике сәгать эчендә икмәк һәм май заводлары, Мәрҗәни, Кооператив урамнарын, ПАТП яны территориясен чистартып куйды. Чүп мәсьәләсенә килгәндә, бу яктан...