13 апрель 2012 яңалыклары
-
Иң югары бүләк кавалеры
Ленин ордены кавалеры нефтьче Мингалим Мөстәкыймов идарә музеенда Искәргәнегез бардыр: районыбыздагы нефть тармагының кайсы өлкәсен генә алма, аңа нигез салучыларның күпчелеге озын-авыр сугыш юлларында чыныгу алган кичәге фронтовиклар булды. Шундыйларның берсе - гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган, фидакарь хезмәте өчен СССРның иң югары бүләге - Ленин орденына лаек булган Мингалим Мөстәкыймов....
-
Чәчүгә хәзерлек тикшерелде
Һәр агрегат җентекләп каралды Азнакай муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмаларының 2012 ел язгы кыр эшләренә хәзерлеге буенча барган конкурска 11 апрель көнне йомгак ясалды. Составына ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге өлкән киңәшчесе Фәрхәт Зиннәтов, агросәнәгать комплексы бүлеге өлкән белгече Ришат Насиров, Азнакай авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе...
-
Бергәләп барлык бәлане дә җиңәрбез!
Кичә «Шикәр авыруына каршы берләшик!» республика партия проекты кысаларында «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Яр Чаллы бүлекчәсе һәм шикәр чире белән авыручыларның ТР буенча Берләшмәсе акциясе узды. - Безнең кечкенә генә шәһәрдә дә андый авыру белән авыручыларның саны 1300 гә җитә, кызганычка каршы, алар арасында балалар да бар, - диде Азнакай...
-
Спорт яңалыклары
Йөзү 7 апрельдә «Лидер» балалар спорт мәктәбендә йөзү ярышлары узды. Анда Җәлил, Баулы, Актүбә бистәсе, Лениногорск, Минзәлә, Әлмәт һәм Азнакайдан спортчылар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча тренер-укытучы Э.Куртаметова җитәкчелегендәге безнең шәһәр командасы 1 алтын, 3 көмеш һәм 10 бронза медальгә ия булды. Эстафета ярышларында Әлмәт, Азнакай йөзүчеләре көмешкә ия булдылар, ә...
-
Спортка яшь киртә түгел
18 апрельдә "Дельфин" бассейнында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышлап пенсионерлар спартакиадасы үткәрелә. Командаларны теркәү 9.00 сәгатьтә, ә ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Ярышларда 55 һәм аннан өлкән яшьтәге хатын-кызлар, 60 һәм аннан өлкән яшьтәге ир-егетләр катнаша ала. Программада: җиңел атлетика (озынлыкка сикерү, йөгерү), дартс, өстәл теннисы, йөзү, ОФП, "Күңелле...
-
Сәләтне бергә ачыйк!
Мәгълүм булганча, шәһәрдә "Азнакай сувениры" җитештерү-сәүдә йорты ачылды. Үз куллары белән сувенирлар ясарга өйрәнергә теләүчеләрне бирегә түгәрәкләргә чакырабыз. Якыннарыгызга, коллегаларыгызга, юбилярларга гомерлек истәлек - бары тик бер генә нөсхәдә эшләнгән бүләкләр ясарга теләсәгез, иҗат йортына рәхим итегез. Безнең адрес һәм телефоннар: Гагарин ур., 35. 7-10-26, 89625783689, 89274822175.
-
“Чулпан-2012” конкурсы үткәрелә
Сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларны үстерү максатларында район башлыгы һәм мәгариф идарәсе "Чулпан-2012" конкурсы үткәрә. Анда 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәр барлык мәгариф учреждениеләре укучылары һәм коллективлары катнаша аша. Материаллар 24 апрельгә кадәр мәгълүмати-методик үзәктә кабул ителә. Конкурсның шартлары белән түбәндәге электрон адрес буенча таныша аласыз: Nafisa.Shafikova@edu.tatar.ru
-
Балаларыбыз - яшәвебез мәгънәсе
Бу дөньяда балаларны югалтудан да авыр кайгы юк. Ә инде моңа битарафлык, сансызлык, игътибарсызлык белән үзебез дә юл куябыз икән, ансы инде бигрәк тә үкенечле һәм бернинди дә яшәеш калыбына сыймый. Ни аяныч, соңгы елларда, бигрәк тә соңгы өч елда республикада балаларның үз-үзләренә кул салу очракларының артуы күзәтелә. Узган ел...
-
Бакчада эш башлана
Тәҗрибәле бакчачылар помидор, борыч орлыклары чәчте инде. Тиздән алар тәрәзә төпләрен тутырып, шаулап үсеп утырыр. Бүген исә төп мәшәкатьләр - башка яшелчәләрнең орлыкларын һәм бакча коралларын барлап кую, минераль ашламалар һәм яшь агач үсентеләре булдыру. Шул уңайдан, бакча эшләре рәтен белеп бетермәүче, ләкин моның белән шөгыльләнергә теләүчеләргә берничә киңәш: яшелчә...
-
Бикләнеп калган идек...
Март аенда подъездыбыздагы бер фатирда ишек биге ватылу сәбәпле, анда яшәүчеләр бикләнеп калды. Безгә - күршеләргә генә ишекне ачып булмавы ачыкланды һәм МЧС хезмәтенә мөрәҗәгать иттек. 5 минут та үтмәде коткаручылар белән махсус машина килеп тә җитте. Алар безне игътибар белән тыңлап эшкә дә керештеләр. Биредә шулкадәр итәгатьле, игелекле кешеләр...
-
Шиңгән “Гөлбакча”га җан өрүче булырмы?
Безнең Актүбә бистәсе дүрт районга чыгучы юллар чатында урнашкан. Бер яклап бистәнең күпкатлы йортлары калыкса, икенчесеннән тирә-юньгә чиркәү гөмбәзләре нур чәчеп утыра, өченче яклап - ипподром... Әмма шушы матурлыкны кайчандыр чәчәк аткан хәзер инде бөтенләй шиңеп корыган "Гөлбакча" бакчачылык ширкәте ямьсезләп утыра. Су бирү тукталып, торбаларын урлап бетергәнлектән ул шундый...
-
Яз, кояш, сәламәтлек...
Хезмәтне саклау айлыгы кысаларында шәһәребезнең 18нче "Улыбка" һәм 5нче "Солнышко" балалар бакчалары белән берлектә тәрбиячеләр арасында "Сәламәт буласың килсә" дип исемләнгән КВН үтте. Аның нәкъ менә язын үткәрелүенә аптырыйсы да юк, чөнки бу - җиһанның, табигатьнең уянган, яшәргән, күңелләрнең мәрхәмәткә, тәннең кояшка үрелгән чагы. Бәйгедә катнашучылар зирәклектә, җитезлектә көч сынашса,...
-
Үзе тиз, үзе тәмле
Ясмыклы аш 1 тавык, 200 г ясмык ярмасы, 600 г бәрәңге, 150 г кишер, 150 г суган, үсемлек мае, тоз, борыч Ясмыкның кызгылт, шулай ук яшелен дә кулланырга була. Кызгылтыннан пешергән вакытта ризык матуррак күренәчәк. Тавык түшкәсеннән шулпа кайнатырга. Суганны ваклап турарга, кишерне эре угычтан уарга. Үсемлек маенда суган, кишерне...
-
Бруцеллез терлекләр һәм кеше өчен куркыныч
Бруцеллез - терлекләр һәм кайбер кыргый җәнлекләр, кешеләр арасында таралган йогышлы, хроник авыру. Ул кан тамырлары, ашкайнату, сидек куыгы... системаларының зарарлануына китерә. Сыерларда әлеге авыру зәгыйфь (үле) бозау тудыру белән характерлана. Карындагы яралгы 5-8 айлык вакытта төшә. Авыру көтүлеккә башка хуҗалыклардан терлекләр керткәндә, сәламәт һәм авыру терлекләрне бергә көткәндә, көтүне...
-
Янгын куркынычы арта
Яз һәм җәй - янгын куркынычы зур булган сезон. Корылык, эссе үзеннән-үзе янгын куркынычы тудыра, ләкин ни генә булмасын, янгыннарның төп сәбәпчесе - кеше. 2012 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы аеруча режим кертелә. Әлеге чорда граҗданнар тарафыннан урманнарга чыгу, анда транспорт чаралары белән керү тыела....