11 апрель 2012 яңалыклары
-
Буш вакыт файдалы уза
Һәр укучы күңелендә беренче укытучысы онытылмас эз калдыра. Безнең дә Гүзәл апабыз белән үткәргән елларыбыз сагынып искә алырлык. Бергәләп Боз сараена, бассейнга йөрдек. Аның ярдәмендә төрле конкурсларда катнаштык. Сөенечкә, аның белән башлангыч класслардан соң да аерылышмадык. Гүзәл Хәбибуллина хәзер дә безнең класс җитәкчебез, шул ук вакытта математика һәм информатика фәннәрен...
-
Үрнәк алырлык җирлек
"Союз Агро" ҖЧҖнең Карамалы цехы хисапчысы Венера Асманова савымчыларны көнлек эш нәтиҗәләре белән таныштыра Узган атна азагында Карамалы авыл җирлегендә район муниципаль җирлекләре башлыкларының күчмә утырышы булды. Район башлыгы урынбасары, авыл җирлекләре башлыклары белән эшләү буенча җаваплы Наҗәт Нәгыймов рәислегендәге әлеге киңәйтелгән киңәшмә эшенә район башкарма комитеты бүлекләре һәм подразделениеләре...
-
Көн туса яңа хәбәр
Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык буенча координацион советның чираттагы утырышы узды. Инде хәбәр ителгәнчә, 28 апрель, Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан, предприятиеләр арасында КВН узачак. Утырышта "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ, "Нефтемаш" заводы" ААҖ, "Азнакай УТТ" ҖЧҖ, бораулау эшләре предприятиесе, "Азнакайнефть" идарәсе һәм Актүбә төзү-монтаж идарәсенең КВНда катнашуга заявкалары расланды. Шулай ук хезмәтне саклау...
-
Бию фестивале үткәрелә
22 апрельдә 18.00 сәгатьтә Мәдәният йортында И.Манюров исемендәге "Бию планетасы" фестивале уздырыла. Заявкалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Фестивальдә барлык фольклор һәм хореографик коллективлар катнаша ала. Белешмәләр өчен тел. 7-41-00.
-
Татар киносы яшьләрне тәрбияли
Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Азнакайда кино атналыгы бара. Татарстан башкаласында ул 2005 елдан башлап уздырылса, шәһәребездә дүртенче тапкыр оештырыла. Район-шәһәр Мәдәният йортында "Яңа Урда" кинокомпаниясенең "Кияү балакай" фильмы күрсәтелде. Комедиядә якташыбыз, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисткасы, Камал театры актрисасы Нәҗибә Ихсанова да катнаша. Картинаның сюжеты заманча һәм кызыклы,...
-
Иң яхшысы – җавап бирмәү
Телефон мошенниклыгы иң төп җинаятьләрнең берсенә әйләнде. Ул көннән-көн үсеш алып, чын эпидемиягә әйләнеп бара. Безнең районда да мондый җинаятьләр арта. Узган 2011 елда Актүбә бистәсендә шундый ике очрак булган. РФ ҖКның 159нчы маддәсе (мошенниклык) буенча эш кузгатылган. Нигездә, карт һәм ышанычлы кешеләр зыян күрә, алар җинаятьчеләргә соңгы тиеннәрен дә...
-
Онытмадык сине, училище!
1897 елда узган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча ул чорда Казан губерниясе халкының 17,9 проценты гына укый-яза белгән. Совет власте Россиядә наданлыкны бетерү эшенә керешә. Бөгелмәдә моннан 80 ел элек ачылган педагогик училище - әнә шул агарту эшчәнлегенең бер җимеше. Укытучылар хәзерләү учагын тәмамлаучылар илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт иттеләр....
-
Ветераннар актив тормышта
7 апрель - Бөтендөнья Сәламәтлек саклау көне уңаеннан Азнакай шәһәр гимназиясе бинасында Азнакай районы ветераннар активы катнашында конференция узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова конференцияне ачып, сәламәтлекнең мөһим булуын һәм аны саклау һәркемнең үз кулында икәнлеген әйтте. «Гомер озынлыгы уйларның чисталыгы, күңелнең изгелегенә бәйле», - диде ул. Ветераннар...
-
Салым инспекциясендә – ачык ишекләр көне
20 апрельдә 8.00-20.00 сәгатьтләрдә, 21 апрельдә 9.00-18.00 сәгатьләрдә салым хезмәте барлык территориаль салым инспекцияләрендә физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә. 15 нче районара салым инспекциясе хезмәткәрләре физик затларның кеременә салым (НДФЛ) буенча декларацияләрне тутыру тәртибе хакында гамәли киңәшләр бирәчәк, кемгә һәм нинди вакытка декларация тапшыру кирәклеге, ничек итеп тотып...
-
Заманча һәм уңайлы
"Нефтемаш" заводы тарафыннан модульле ФАП биналары эшләнүе хакында газетабызда язган идек инде. Тиздән районда аларның берсе Митрәй авылында ачылып, халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак. Бинаны фундаментка урнаштыру, су, җылылык кертү эшләре инде төгәлләнгән. Бүгенге көндә биредә электриклар линия сузу белән мәшгуль. "Азнакайнефть" идарәсе тарафыннан да ярдәм зур: юл ясыйлар, территорияне койма...
-
Язгы ташу
Кинәт җылыту су басуга китерде Аз карлы бу елда җиргә туң катламы ятты. Язын яуган кар туңган өслеккә ятып, туфракка сеңә алмады. Шуңа да кинәт кенә җылытып җибәрү сәбәпле Давыдов, Насыйри һәм Бакча урамнарындагы берничә йортны су басты. Табигать шартларыннан зыян күрүчеләр шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать иттеләр. МЧС хезмәткәрләре һәм...
-
Хисап җыелышы
13 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Актүбә бистәсе мәдәният йортында Азнакай инвалидлар җәмгыятенең гомуми җыелышы була. Көн тәртибендә: 2001 елдагы эшчәнлеккә хисап ясау, җәмгыять рәисен сайлау, районның халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары (социаль яклау, Пенсия фонды идарәләре, үзәк сырхауханә, салым инспекциясе һ.б) белгечләре консультациясе Барыгызны да көтеп калабыз!