6 апрель 2012 яңалыклары
-
Кошларга ярдәм кирәк
Һәр елны апрельнең беренче көнендә Бөтендөнья кошлар көне үткәрелә. 1906 елда нәкъ шушы көнне кошларны саклау буенча Халыкара конвенция имзаланган. Яз җитеп, күчмә кошлар да туган якларга кайта башлады. Ни кызганыч, бүгенге көндә аларның күпләренә бөтенләй юкка чыгу куркынычы яный. Моңа аларны аулау, табигатьнең чамадан тыш пычрануы сәбәпче. Ә моңа...
-
Һәрьяклап үрнәк
Минем бабам - Әкрам Таҗетдинов - «Сәяси һәм хәрби хәзерлек отличнигы». Ул Ногинск шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Аның исеме дә баһадирларныкы! Ул көчле, тәвәккәл, зирәк, киң күңелле: нинди генә авырлыклар турында сүз барса да, һәрчак һәркемгә ярдәмгә килергә әзер. Выкытын да, көчен дә кызганмый. Бик кыен хәлләрдән дә чыгу...
-
Терлекләре көр һәм сәламәт
Сәлимә Зәкиева үз хезмәт эшчәнлеген башлаганнан бирле терлекчелек өлкәсендә фидакарь хезмәт куя. Озак елар дәвамында ветфельдшер булып эшли. Соңгы елларда «Марс» ҖЧҖдә сыер савучы хезмәтен башкара. Елына һәр сыердан 5305әр литр сөт савып ала. Үзе мал табибы булып эшләгәч, сыерларның авыруына юл куймый. Бозаулар да көр һәм сәламәт.
-
Сәхнәдә ут уйнаттылар
"Сандугач сайрар илем" балалар иҗаты фестиваленең "Хореография" номинациясе буенча Әлмәттә үткән бәйгесендә республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге районнарыннан 835 яшь талант катнашты. Бәйге өч юнәлештә барды: халык, эстрада һәм заманча биюләр. Азнакай сәнгать мәктәбенең "Огоньки" бию коллективы (Л.Галимова) өченче дәрәҗә лауреат исеменә, "Балачак" төркеме (җитәкчесе М.Абдуллина) дипломга лаек булды.
-
Шигъри кичә
Бу ел Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителүе уңаеннан, төбөкне өйрәнү музеенда күптөрле чаралар уздырыла. «Шигырьләрдә туган як моңы» дип исемләнгән әдәби кичәгә җирле шагыйрәләр Резеда Шәрипова һәм Нәсимә Фазлыева килде. Алар үзләренең соңгы вакытта язылган иҗат җимешләре белән таныштырдылар, каләм тибрәтүче мәктәп укучыларын иҗатка өндәделәр. Музей директоры, культурология...
-
Балалар сәләтенә чикләр юк
Сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында уздырылган "Без барысын да булдырабыз!" фестивалендә районыбыздан алты чыгыш та призлы урын яулады. Яр Чаллыда узган сайлап алу турында республиканың төрле шәһәр һәм авылларыннан барлыгы 400 бала катнашты. Вокал-солода Азнакай балалар сәнгать мәктәбеннән Азалия Кәримова (җитәкчесе - Р.Шәфыйгуллина) 2 нче; Сәпәй авылы мәктәбеннән Динарис Бәширов (Л.Харисова)...
-
Чигү чигәм асыл җепләр белән
Төбәкне өйрәнү музеенда әнә шундый исем астында уздырылган чарага чигү эшләренә оста булган Рәфига Хикмәтуллина, Даимә Латыйпова килде. Кул эшләре белән кызыксынучы балалар апаларының иҗат эше белән танышып кына калмадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Алар шулай ук музей хезмәткәре М. Насыйрованың шәхси остаханәсендәге чигү эшләре белән таныштылар. Өлкәннәрдән калган...
-
Коръән укып үсәләр
Күпгасырлы Ислам дине мәдәниятен үстерү ниятеннән Яр Чаллыда XVII Коръән уку буенча республика балалар конкурсы узды. Анда Татарстанның 15 районыннан, Киров өлкәсеннән һәм Удмуртиядән барлыгы 182 бала, шул исәптән Азнакайдан 6 бала катнашты. Ярыш яшь буенча 4 төркемгә бүлеп оештырылды. Конкурсантлар Коръән сурәләрен яттан сөйләделәргә, китаптан аятләрне дөрес итеп укырга,...
-
Гаеплеләр җавапка тартылырга тиеш
Азнакай прокуратурасы транспорт чараларына техник карау уздыру һәм «Росгосстрах» ҖЧҖ филиалы эшчәнлегендә транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү буенча федераль закончалыкларның үтәлешен тикшерде. Закончалыклар буенча техник карау уздыруның төп максаты - ул транспорт чараларының мәҗбүри куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә бәя бирү. Техник карау операторлар, иминиятчеләрнең аккредитив берләшмәсе тарафыннан уздырыла....
-
Баш табиб хәл белеште
Район ветераннар советында төрле тармакларда эшләүче җитәкчеләр белән очрашулар даими оештырылып тора. Күптән түгел узган очрашуга районның баш табибы Айдар Шәмсетдинов килде. Ул ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та катнашында элегрәк булган шундый сөйләшүдә әйтелгән һәм өйрәнеп хәл итү соралган тәкъдим-гозерләр уңаеннан чыгыш ясады. Залдагыларның яңа фикерләрен тыңлап, тәфсилле...
-
Ришвәтчелекне ничек аңлыйсыз?
Шәһәр урамында, берничә хезмәт коллективында әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итеп, без азнакайлыларның бу нәүбәттән фикерләре белән кызыксындык. ни дисәң дә ришвәтчелек илкүләм җитди проблемаларның берсенә әверелде. Әйе, әлеге мәсьәләгә һәркемнең үз карашы, әмма асылы бер: ришвәтчелек җәмгыятебезне җимерүче факт һәм аны алучылар да, бирүчеләр дә бер үк дәрәҗәдә гаепле....
-
Авылның киләчәге – фермерларда
Чәршәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә район авылларында яшәүче, "2012 - 2014 елларда фермерлык эшчәнлегенә алынучыларга ярдәм" программасында катнашырга теләк белдерүчеләр өчен юнәлеш бирүче киңәшмә үткәрелде. Анда утызга якын кеше катнашты. Сөйләшүне авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов ачты һәм авылда хуҗалык итүнең кече формасы - КФХларны үстерүгә юнәлдерелгән...
-
Армиягә язгы чакырылыш башланды
Россиядә Президент Д.Медведев фәрманы нигезендә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел хәрби хезмәткә 155 меңнән артык кешене алырга планлаштыралар. Безнең район буенча 100дән артык. Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2011 ел көзге чакырылыш барышында армиягә чакырылучыларның 62 проценты үз теләге белән киткән. Ә хәрби хезмәтттән баш тартучыларның...
-
Һәр эш урынында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә
Район оешма, предприятие, учреҗдение җитәкчеләренә мөрәҗәгать Азнакай - республикада тотрыклы үсүче районнарның берсе. Соңгы елларда җирле үзидарәнең яңа шартларында эшләү нәтиҗәсендә, сәнәгать җитештерүенең тотрыклы үсешенә ирешелде. Җитештерүне үстерү хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүдә ныклы игътибар таләп итә. Әлеге мәсьәлә милли икътисадта мәшгуль булган һәркемнең - эре предприятие җитәкчеләреннән башлап сәнәгать практикасы...
-
Халыклар дуслыгының тамырын белсеннәр
Экстремизм һәм террорчылык - кешелек белән бергә XXI гасырга аяк баскан җәмгыятьнең иң җитди проблемалары. Үзенең колачлылыгы, даимилеге, вәхшилеге белән ул зур дөньяви проблемага әверелде. Шул ук вакытта илебездәге экстремистик оешмалар эшчәнлеген тәгаен генә иҗтимагый бәяләү җитми. Белгечләр аңлатуынча, илдә 1990нчы еллар ахыры, 2000нче еллар башында аеруча баш калкыткан экстремизм...