4 апрель 2012 яңалыклары
-
Уңышка нигез бүген салына
"Таллы Бүләк" кооперативының яшь механизаторлары Фирзәр Кәлимуллин (сулда) һәм Владимир Симонов соңгы чәчкечне көйлиләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әмере нигезендә, 9 - 13 апрель көннәрендә муниципаль районнардагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә хәзерлекнең торышы буенча конкурс уздырылачак. Азнакай, Мөслим, Ютазы районнары кергән безнең зонада ул һәр...
-
Күңелләрне язга ачтык
Узган җомгада Буралы авылында Нәүрүз бәйрәме узды. Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда учак дөрләде, тәмле исләрен бөркеп, казанда - пылау, табада тәбикмәк пеште. Буралыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова, Чубар Абдул җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов тәбрикләде. Алар бүген алган көч-куәтнең, бәйрәм рухының ел...
-
Әби - бабайлар ...скайпта
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин пенсионерларга сертификатлар тапшыра Узган атнада ветераннар өчен үзенчәлекле чыгарылыш кичәсе булды - алар «Интернет - озын гомер» программасы буенча укуларны тәмамлау турында сертификатлар алдылар. - Беренче төркемдә 270 пенсионер укып чыкты, - диде мәшгульлек үзәге директоры Надеҗда Юдина. - Программа 2015 елдан илебезнең дәүләт...
-
«Балкый Азнакай таңы..!»
Азнакайга рәсми рәвештә шәhәр исемен бирүгә 25 ел тулды. 1987 елның 20 мартында Азнакай рәсми рәвештә шәһәр статусы алды. Бу чирек гасыр вакыт эчендә ул чын мәгънәсендә административ, сәүдә, сәнәгать hәм мәдәният үзәгенә әйләнде. Ә кайчандыр ул кечкенә бер авыл булган. Азнакайның сикәлтәле үткән юлын күзаллау өчен аның төрле документларда...
-
Стакандагы сөттә ... антибиотиклар?
Бик тәмле тавык ите яки бер стакан сөт эчкәндә кеше үзе дә белмичә «ат дозасында» антибиотиклар алу мөмкинлеге турында беләме икән? Ит белән бәйле ризыкларда исе һәм төсенә карап кына аларның барлыгын белү мөмкин түгел. Моны бары тик белгечләр генә билгели ала. Терлекчелек продуктларында антибиотиклар каян килеп чыга соң? Барысы...
-
Юл читендә...һәйкәлләр
Юл буйларыннан үткәндә күпсанлы һәйкәлләргә тап буласың. Алар гадәттә юл-транспорт вакыйгалары булган урыннарга куела. Моны, билгеле, фаҗигадә һәлак булганнарның якыннары эшли һәм үз куллары белән юл буйларын каберлекләргә әйләндерүләре хакында уйлап та карамыйлар. "Бу нинди максаттан чыгып эшләнә, сезгә ни өчен кирәк?", - дигән сорауга берсе дә анык кына җавап...
-
Районара тикшерү бүлеге оешты
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге оештырылды. Әлеге бүлеккә Азнакай, Мөслим, Сарман, Ютазы районнарында булган җинаятьләрне тикшерү, җинаятьләр турында хәбәрләрне карау вазифасы йөкләнгән. Әлеге бүлек коллективы: җитәкче урынбасары, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче; өлкән тикшерүче; тикшерүче; җитәкченең өлкән ярдәмчесе, җитәкче ярдәмчеләреннән тора. Сораулар...
-
Чын бәхет – җан тынычлыгында
Район-шәһәр мәдәният йортында Кол-Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс белән очрашу узды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов мондый очрашуның беренче булмавын искәртеп, район җитәкчеләренең дини чараларны хуплавын белдерде, очрашуга килгән һәркемгә саулык, бәрәкәт, тыныч тормыш теләде. Рамил Юныс алдагы көнне узган Ә.Шакиров истәлегенә багышланган татар-башкорт көрәшенең ислам кануннарында оештырылуының әһәмиятен,...
-
Газдан куркынычсыз куллану айлыгы бара
Ел саен 1 апрельдән 1 майга кадәр "Бөгелмәгаз" идарәсе халык арасында газдан куркынычсыз куллануны пропагандалау айлыгы үткәрә. Ул газ җиһазларыннан куллану кагыйдәләрен саклау һәм белемнәрне арттыру, бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында үткәрелә. Айлык барышында шәһәр һәм район газ җиһазларының торышын тикшерү, халыкка газдан куллану кагыйдәләрен аңлату буенча әңгәмәләр үткәрү күздә тотыла....
-
Сәламәт тәндә-сәламәт рух
6 апрельдә 14.00 сәгатьтә гимназиядә ветераннар советлары рәисләре катнашында конференция үтәчәк. Шул ук көнне 10.00 сәгатьтә район балалар китапханәсендә курчак театры сәламәт яшәү рәвешенә багышланган "Тылсымлы урман маҗаралары"н күрсәтә. Район үзәк поликлиникасында, пенсия фонды һәм социаль яклау идарәләрендә алтмыш яшьтән узганнар өчен "Кан басымыңны тикшерт" акциясе оештырыла. Пенсия яшендәгеләргә бу...
-
Азнакай саннарда
1 апрельдән азнакайлыларның хезмәт пенсияләре 3,41 процентка артачак. Социаль һәм дәүләт пенсияләре 14,1 процентка артачак. Айлык акчалата түләүләрнең күләме 6 процентка индексацияләнә. Бу инде ел дәвамында пенсияләрнең икенче тапкыр күтәрелүе. 1 февральдән алар 7 процентка арткан иде.
-
Ташуга әзер торыйк
Белгечләр фикеренчә, Ык буе тирәлегендә урнашкан 14 торак пункты су ташуы астында калырга мөмкин, ә бу 220 дән артык йорт дигән сүз. Шуңа да ташуга бик җитди карарга һәм алдан ук саклану чараларын күрергә кирәк: ихаталарны кар көртләреннән чистартыгыз, су агар өчен канаулар казыгыз, кечкенә дамбалар ясап, юлын бүлү ягын...
-
Бии - бии остаралар
Балалар иҗаты үзәгендә «Сәнгать илендә кунакта» кичәсе булды. Өстәмә белем бирү педагогы Фирүзә Кадырмаева анда катнашучылар һәм әти-әниләргә үзенең иҗат эшен күрсәтте. Аның төркемендә район гына түгел, республика күләмендә дә танылу мөмкинлеге булган 4 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә. Биюләр бик үзенчәлекле - менә аборигеннар чыга, аннан соң...
-
Концертларга килегез!
Инде хәбәр ителгәнчә, район оешма-предприятиеләр үзешчәннәренең смотр-конкурсы башланды. Быел ул Азнакай шәһәре оешуның 25 еллыгына багышлана. Дүшәмбе көнне азнакайлылар алдында ПАТП, 89 нчы профлицей, социаль яклау идарәсе коллективлары чыгыш ясады. 10 апрельдә район-шәһәр Мәдәният йорты сәхнәсен "РемСервисТранспорт", "Водоканалсервис" филиалы АПТС һәм "Азнакайнефть" идарәсе үзешчәннәре тотачак. 12 апрельдә "Нефтемаш", "АзнакайРемСервис", мәгариф...