1 март 2012 яңалыклары
-
Иң гыйлемле һөнәр ияләре
Сишәмбе, 28 февральдә, Мәдәният йортында «Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе» конкурсының район этабына йомгак ясалды. Бу көнне районның иң яхшы педагоглары хөрмәтләнде. Мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев тантананы ачып, бу конкурсның педагогларның сәләтен ачуда һәм һөнәри осталыгын арттыруда зур әһәмияткә ия икәнлеген билгеләп үтте. Районыбыз мәгариф өлкәсендә 2600 дән артык...
-
Сайлауларны 124 камерадан күзәтүдә тотачаклар
-Район авылларында һәм Актүбә бистәсендә 42 сайлау участогы оештырылды, аларның барысы да видеокамералар белән җиһазландырылды, - ди Лилия Мөгамбәр кызы. Cайлау участокларында видеокамералар урнаштыру Россиядә сайлауларны оештыруда яңалык булып тора. Ил буенча, шулай итеп, 90 мең бина җиһазландырылачак. Районыбыз авылларында сайлаулар барышын видеокүзәтүнең ничек оештырылуы хакында без район территориаль сайлау...
-
Җан җылысын куша
Эксперт-криминалист Лилия Хәйдәршина Бүген эчке эшләр бүлегенең эксперт-криминал төркеме - катлаулы экспертиза һәм тикшерүләр үткәрергә сәләтле кечкенә генә фәнни учреждениене хәтерләтә. Анда хезмәт итүчеләрнең төп коралы - бу эштән хәбәрдар булмаганнар аңлап бетерә алмаслык махсус криминал техника. Биредә үз һөнәрләренә җаннары белән бирелгәннәр генә эшли. Шундыйларның берсе - полиция капитаны...
-
Савытларда дары бар әле...
Ватан сакчысы көне уңаеннан район ветераннар советы һәм РОСТО (ДОСААФ) җәмгыяте, менә җиденче ел инде, ветераннар арасында якташыбыз - генерал Фатыйх Булатов истәлегенә һава винтовкасыннан ату ярышлары үткәрә. Аның быелгысы, бер еллык тәнәфестән соң, кабат 89 нчы һөнәр лицее спорт залында узды. Әлеге ярышларның өлкәннәр арасында елдан-ел популярлаша баруы анда...
-
Юлчы һөнәрем белән горурланам
Юлчы һөнәре ныклы физик чыныгу, эш тәҗрибәсе һәм катлаулы инженер хисаплаулар таләп итә. Марсель Хөснуллин әлеге таләпләрнең барысына да җавап бирә торган һөнәрманнарның берсе. Азнакай 5 нче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан инженер-төзелеш институтының автоюлчылар факультетына укырга керә. Хезмәт юлын Баулы юл участогында мастер булып башлый. Аннан соң Азнакай...
-
Дмитрий Брагин - Россия чемпионы
Д.Брагин "Азнакай" спорт-техника клубы җитәкчесе М.Динмөхәммәтов белән җиңү мизгелен уртаклашалар "Азнакай" спорт-техника клубы вәкиле Дмитрий Брагин 2012 елгы кышкы трек ярышларында Россия чемпионы булды. Әлеге ярышлар 25 февральдә Мәскәүдә узды. Суперфиналга иң яхшы 6 спортчы чыкты. Дмитрийга җиңү җиңелләрдән бирелмәде, көндәшләр көчле иде. Соңгы өч заездда 14 очко җыеп, ул...
-
Мәргәннәр көч сынашты
Әсәй авылында пневматик винтовкадан ату буенча Балалар иҗат үзәгендә хәрби-патриотик юнәлештә шөгыльләнүчеләр арасында команда беренчелегенә ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Төз атучы мәргән» командасы - беренче, «Төз атучы мәргән-2» һәм «Выстрел-1» командасы - икенче, өчлекне исә «Карчыга» командасы япты.
-
Районның әдәби картасы булдырылды
Урманай авылы мәктәбендә районның әдәби картасын тәкъдир итү кичәсе узды. Азнакай районы талантларга бай дип юкка гына әйтмиләр. Әдипләр саны буенча ул республикабызда Арчадан кала икенче урында тора. Урманай авылы китапханәчесе Сирина Галиева күптәнге хыялын тормышка ашырып, әнә шундый үзгә карта булдырган. Аның электрон вариантын татар теле һәм әдәбияты укытучысы...
-
Эш эзлисезме?
6 мартта 11.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге буш эш урыннарына кече ярминкә уздыра. Эшчеләрне төзелеш һәм транспорт оешмалары сайлый. Ярминкәдә барлык теләүчеләр катнаша ала.
-
«Зебрага ау» дәвам итә
Россия юлларында җәяүлеләр куркынычсызлыгы белән бәйле хәлләр зур борчылу тудыра. 2011 елда безнең республикада гына да җәяүлеләрне бәрдерү-таптатуның 1928 очрагы күзәтелде. Нәтиҗәдә 231 кеше һәлак булды, 1783 е яраланды. Бу хәлләрнең 508 е җәяүлеләр сукмагында булды. Анда алган яралардан 26 җәяүле үлде, 506 сы бәрелү һәм имгәнүләр алды. Азнакай шәһәрендә...
-
Коллективның киләчәге өметле
Хезмәт коллективларында еллык хисап җыелышлары төгәлләнеп килә. Узган атна азагында ул "Сельхозжилсервис" муниципаль унитар предприятиесендә (МУП "СЖС") дә узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Афанасьев катнашты, коллективны ирешелгән уңышлары белән тәбрик итте һәм автомобиль йөртүче Зәйтүн Фаздаловка, баш инженер Зирәк Мәгъсүмовка Азнакай районының 80 еллыгына багышлап чыгарылган...
-
Пенсионерлар заманнан калышмый
Мәгълүмати-методик үзәктә өлкәннәрне компьютер белән эш итәргә өйрәтүнең икенче төркеме эшли башлады. 180 пенсионер заман техникасы серләренә төшенә башлады. Алар төркемнәргә бүленеп, шәһәребезнең 1, 6, 7, 8 нче мәктәпләрендә һәм гимназиядә белем алалар.
-
Көн туса яңа хәбәр
КИЧә Азнакай районы тарихында истәлекле вакыйга булды. Гагарин урамы, 35 нче йортта «Азнакай сувенирлары» халык промыселы ачылды. Сәнгатебезне торгызу, сын-курчакларга җан өрүче осталарыбызны эш белән тәэмин итү юнәлешендә әлеге игелекле гамәлне тормышка ашыруда районыбызның оешма, предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, төзүчеләребез иганәчелек ярдәме күрсәтте. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинның сәнгатьчеләргә бина...
-
Бер көндә ике янгын
28 февральдә иртәнге сәгать алтыда 87 нче янгын сүндерү частенә 1 Май бистәсендә ишек алды корылмаларында янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын урынына чыккан 87 нче янгын часте, Җиңү бистәсе, Бәйрәкә ирекле янгын деполары хезмәткәрләре бер сәгатьтән утны сүндерүгә ирешә. Ләкин бу вакытка инде сарай тулысынча, ә мунча өлешчә янарга...
-
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре билгеле
РФ мәгариф һәм фән министрлыгы 2012 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәрен раслады. Имтиханнарның төп дулкыны 28 майда башлана. Бу көнне чыгарылыш укучыларын информатика һәм ИКТ, биология, тарих, ә 31 майда - рус теле, 4 июньдә - чит тел һәм химия, 7 июньдә - математика, 13 июньдә - табигать белеме,...