24 февраль 2012 яңалыклары
-
Стәрле киләчәккә юл яра
Җирлек башлыгы Дамир Төхбәтуллин Фәгыйлә һәм Наил Хәйруллиннар белән әңгәмә вакытында Район үзәгеннән, андагы нефть сәнәгате предприятиеләреннән шактый читтә урнашкан булгангамы, Ык буе авылларының күбесендә яшәүчеләрнең тормыш итү рәвешләре гасырлардан килгән игенче, терлекче хезмәте белән аерылгысыз бәйләнештә булды. Моның шулай икәнлегенә Югары Стәрле авыл җирлегендә булгач, аның социаль-икътисади халәте белән...
-
Алар җиргә береккән
Илдар Хәйруллинны (сулда) чын-чынлап җир улы дип атарга була. Кайда гына куйсалар да, бар эшне җиренә җиткереп башкара ул. Озак еллар дәвамында «Марс» хуҗалыгында тракторчылар бригадасын җитәкләгән. Узган ел «Дон-1500» комбайнында 16630 центнер бөртеклеләрне суктырып, хуҗалыкта - икенче, ә «Дон»ны иярләүчеләр арасында беренче урынны алган. «Алма агачыннан ерак төшми», -...
-
Мәхәббәт нигезе – гаилә, гаилә бәхете – балалар
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм ЗАГС бүлеге мөдире Элфинур Хәертдинова бәйге җиңүчеләренең берсе-Лена Гыймаеваны тәбриклиләр Гашыйклар көнен быел ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре аеруча тантаналы, онытылмаслык итте. Бу көнне бер-беренә ихлас мәхәббәтен белдереп Анастасия һәм Рөстәм Кариевлар никахларын теркәде. Ә янә дүрт пар гаилә кору турында гаризалар бирде. Аларны гомерләренең...
-
Бер йодрыкка тупланып
«Гарант» егетләре «Гарант» төзелеш компаниясе ҖЧҖ бригадасына үз эшләренең чын осталары тупланган. Алар арасында алдынгы бригадир Марс Кавиев, балта осталары: Инсар Нургалиев, Александр Никифоров, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Илнур Нуретдинов һәм башкалар бар. - Эшләү өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган, хезмәт хаклары үзвакытында бирелеп бара икән, куанып эшлибез,...
-
РФ Президентын сайлаулар көне җитә
Д.Гыйләҗев, шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе: Хөрмәтле азнакайлылар! Сезне 4 мартта сайлау участокларына гражданлык бурычыгызны үтәргә чакырабыз, чөнки илнең киләчәк икътисади һәм сәяси үсеше шушы сайлау нәтиҗәләренә бәйле булачак. 4 мартта без, илебез гражданнары, Россия Президентын сайлаячакбыз. Шәһәребездә аңа ничек әзерләнәләр, декабрьдә узган сайлаулардан нинди сабак алырга, сайлаучылар өчен хәзерге...
-
Күчемсез милекне ни өчен теркәргә кирәк?
Кайбер гражданнар капиталь төзелеш объектларына хокукларын теркәргә, шулай ук төзелеп беткән шәхси торак йортларын файдалануга тапшырырга ашыкмыйлар. ТР буенча Росреестр Идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел шундый 5 меңнән артык очрак ачыкланган. Сүз җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелгән җир участоклары хакында бара. Милекләрен теркәргә ашыкмаучыларга җәза да бик йомшак, физик затларга...
-
Кара елга холкын күрсәтте
Айдан артыкка сузылган тотрыклы суыклар һич көтелмәгән гадәттән тыш хәлләр китереп чыгарды. Шуларның берсе - шәһәребезнең көнчыгыш өлеше буйлап моңа кадәр тыныч кына агучы Кара елга. Быел ул май заводы башындагы шәхси сектор районында үзенең холкын күрсәтте: су күтәрелеп, Гоголь урамындагы 30, 33 нче йортларның ихата, ишек алларын, каралты-кураларын басты....
-
Ярышларга килегез!
26 февральдә Ишкәев исемендәге ял паркында яшүсмерләр ишек алды хоккей җыелма командалары арасында «Күңелле стартлар» (командада 8 кеше) эстафета уза. Бу көнне шулай ук шәһәр оешма-предприятиеләре арасында мини-футбол буенча ярышлар уза. Ярышларның тантаналы ачылу вакыты 9.00 сәгатьтә. Рәхим итегез! 26 февральдә «Лидер» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өстәл теннисы, армспорт, бильярд һәм...
-
Республика акциясе “Мин татарча сөйләшәм”
"Мин татарча сөйләшәм" республика акциясенә Актүбә бистәсе укучылары да актив кушылды. Шул уңайдан китапханәдә Муса Җәлилнең 106 еллык юбилеена багышлап "Җыры һаман яши" исеме астында кичә дә үткәрелде. Аны алып барган китапханәче Роза Абравникова, 2 нче мәктәпнең татар теле укытучылары Фәнүзә һәм Фирүзә Кашаповалар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында,...
-
Кәеф һәрчак күтәренке булсын!
Азнакай Яшьләр үзәгендә балалар өчен мөхтәсибәтебез тарафыннан оештырылган "Кышкы уеннар" узды. Уеннарга 60 тан артык, шул исәптән авыллардан да, бала килде. Мөслим районы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приютында тәрбияләнүче дусларыбыз бу көнне Азнакайда кунак булды. Яшьләр үзәге залында балалар "Мәрхәмәт" исемле мультфильм карадылар. «Рахмән» мәчете имамы Габделнур хәзрәт...
-
Криминал-инфо
Сайлау алды көннәрендә полициянең өстәмә көчләрен тарту һәм наряд санын арттыру криминоген хәлгә уңай йогынты ясый. Бүлекнең кизү частена 169 хәбәр алынды. Узган елның шушы вакытыннан ул 14 кә ким. 11 җинаять теркәлде, 5 е ачылды. Февраль урталарында Азнакайда яшәүчедән билгесез кешенең аның пластик картасын кулланып, банкоматтан 1500 сум акча...
-
Сак булыйк!
Соңгы вакытта мошенниклыкның яңа төре - эчке эшләр органы хезмәткәре исеменнән телефон аша шалтыратып, алдап акча алу факты киң таралды. Алар якын кешеңнең юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булуын әйтәләр, вакыйганы йомып калу өчен күрсәтелгән номер буенча түләү терминалы аша зур суммада акча күчерергә тәкъдим итәләр. Ышанмагыз! Туганыгызның үзенә, ул алмаса, полициягә...
-
Бәйрәмнәрдә почтаның эш тәртибе
Бәйрәм көннәрендә халыкка почта хезмәтләрен күрсәтү максатларында почта бүлекләрендә махсус эш режимы булдырылды. Бәйрәм алдыннан 7 мартта почта бүлекләре билгеләнгән график буенча 1 сәгатькә кимрәк эшләячәкләр. Почта бүлекләре 9 мартта -якшәмбе режимында, 10 мартта - билгеләнгән режимда, ә 11 мартта - җомга режимы буенча ачык булачак. Хатлар - килгән көненә...
-
Су кертү яртылаш хәл ителгән
Бу көннәрдә муниципаль җирлекләрдә баручы еллык хисап җыелышларының чираттагысы Сукаеш авыл җирлегендә узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә итеп авыл үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне бүләкләү булды. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ветераннар Алмас Булатов һәм Фоат Шәйхетдиновка Азнакай районының 80 еллык медален, күп сыер асраучы Илгиз Шәрәфиевка сыер саву...