Югары Стәрле авылы мәдәният йортында күптән түгел үткән кичә әнә шулай аталды.
Аны оештыручылар - китапханәче Сәрия Нургалиева һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лениза Сөнәгәтова авылдашларына, кунакларга онытылмаслык бәйрәм ясады. Баян, тальян, гармун, "хромка" көйләре диварларга гына сыймый авыл урамнарына агылды. Илгиз Абдуллин, Илшат Солтанов, Дамир Төхбәтуллин, Илбәр Шәрәфетдинов, Нигъмәтулла...