10 февраль 2012 яңалыклары
-
Ир асылы шундый була
Табиб И.Нигъмәтҗановны район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов котлый Кичә 65 яшьлек юбилее уңаеннан район үзәк сырхауханәсе табиб-хирургы И.Нигъмәтҗановны хезмәт коллективы алдында республика һәм район җитәкчелеге исеменнән тантаналы котлап, район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов Президент имзалаган ТРның атказанган табибы исеме бирелү таныклыгын, районның 80 еллыгы медален һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Түбәндәге язмабыз юбиляр...
-
Җир астында ниләр булмас...
Мастер Рәмис Хәмидуллин (сулда) күтәрткеч машинисты Инсаф Мостафин, бораулаучы Сирин Вәлиәхмәтов, бораулаучы ярдәмчесе Раян Мухомедьянов белән инструктаж үткәрә Скважиналарны капиталь ремонтлауның ни дәрәҗәдә катлаулы процесс булуын бары тик шушы тармакта эшләүчеләр генә беләдер, мөгаен. Нефть һәм су скважиналарын ремонтлау барышында планлаштырылган эшләрдән тыш алдан уйланмаган өстәмәләрнең дә, көтелмәгән четереклекләрнең дә...
-
Салкыннарда янгын куркынычы арта
Яңа елның беренче аенда Азнакай район территориясендә 6 янгын теркәлгән, аларның 5е торак секторында. Статистика мәгълүматлары буенча янгыннарның күпчелеге торак йортларда була. Мәсәлән, 2011 елда 32 янгын булып, анда 5 кеше һәлак булган. Салкыннар башлануга, кешеләр үзләренең торакларын актив рәвештә җылыта башлыйлар. Нәтиҗәдә, барлык электр белән җылыту приборлары тулы көченә...
-
Наркотиклар булган үсемлекләрне юк итәргә
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан шәһәр судына составында наркотиклар булган кыргый үсемлекләрне юк итү турында гариза кертелде. Шәһәр прокуратурасы авыл җирлекләре чикләрендә наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турындагы закончалыкларның сакланышын тикшерде. Тикшерү барышында «Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында» ФЗның 29 нчы маддәсе һәм наркотик чаралар турында Бердәм конвенциясенең 22 нче...
-
Спорт яңалыклары
Бокс Оренбургта бокс буенча яшүсмерләр арасында XVI ачык Бөтенроссия турниры үтте. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 90 нан артык иң көчле спортчылар "Спорт мастерлыгына кандидат" исемен дәгъвалап көч сынашты. Киеренке ярышларда 10 спортчы шундый исемгә лаек булды. Алар арасында безнең районнан яшь боксчы Ренас Галиев (тренеры М.Галиев) та бар,...
-
Активлык таләп ителә
Узган атнада Азнакай районында кече һәм урта бизнесның үсеше турында эшмәкәрләр конференциясе узды. Конференция эшендә ТР сәүдә сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, «Опора России» Татарстан региональ бүлекчәсе башкарма директоры Артем Наумов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты рәисенең икътисад буенча урынбасары...
-
Сайлаучылар игътибарына!
2012 елның 4 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауда үзе сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогына тавыш бирергә килә алмаган кеше теркәлү таныклыгы алып, сайлау көнне үзе булган участокта тавыш бирергә хокуклы. Теркәлү таныклыклары 2012 елның 13 февраленнән 3 мартка кадәр сайлаучы исемлектә теркәлгән участок сайлау комиссиясендә бирелә. Участок сайлау комиссияләренең эш...
-
Көн туса яңа хәбәр
11 һәм 12 февральдә 9.30 сәгатьтә (теркәлү 8.30, старт 10.00 сәг.) Чаңгы базасында Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы узышлары кысаларында "Татарстан чаңгы юлы - 2012" ярышлары оештырыла. Беренче көнне анда шәһәр һәм районның оешма-предприятиеләр җыелма командалары катнаша. Ә инде 12 февральдә гомумбелем бирү мәктәпләре командаларының килүе көтелә. Спортчыларның саны һәм яше...