Азнакаево
  • Рус Тат
  • 31 гыйнвар 2012 яңалыклары

    • 31 гыйнвар 2012 - 15:29
      Ветераннар ансамбленә – 25 ел
      Узган атнада район-шәһәр Мәдәният йортында «Хәтирә» ветераннар ансамбленең 25 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды. 1980 нче еллар район тарихы өчен аеруча әһәмияткә ия. Нәкъ шушы вакытта беренче оештыручылар, һәвәскәр композиторлар Сания Әхмәтова, Һади Насыйров, Шәрифулла Әхмәдуллин, Сафуан Хәбировлар үсеп чыга. Бу исемнәр үзләре үк ансамбль нигезенең ныклы булуы турында сөйли....
    • 31 гыйнвар 2012 - 15:23
      Авырлыктан чыгу юллары кантарлы
      Предприятиенең ягулык агрегатларын ремонтлау слесаре Салават Шәйхлисламов эш вакытында Узган атна азагында "Азнакай ПАТПсы" ААҖ коллективының еллык эшенә йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү конференциясе булды. Аның эшендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, күрше шәһәрләрдәге төрдәш пассажир транспорты предприятиеләре вәкилләре катнашты. Пассажир автотранспорты предприятиесен бөлгенлек хәленә китереп җиткерә язган...
    • 31 гыйнвар 2012 - 15:19
      Беренче сертификат – Айдарда
      Авыл егете Айдар Ибраһимовка сыер саву агрегаты сертификатын тапшыру - Әгерҗе авыл җирлегенең йомгаклау җыенында иң истәлекле, күңелле минутларның берсе булды. Мәгълүм булганча, авыл хуҗалыгын үстерү буенча район максатчан программасы нигезендә шәхси хуҗалыгында 5 тән артык савым сыеры булган гражданнарга җирле бюджет хисабына сыер саву агрегатлары тапшырыла. Һәм менә иң...
    • 31 гыйнвар 2012 - 15:15
      Урам хәрәкәтен тәртипкә салырга кирәк
      Азнакай прокуратурасы район территориясендә инвалидларга социаль һәм башка инфраструктураларга тоткарлыксыз үтеп керүне тәэмин итү закончалыкларының үтәлешен тикшерде. Тиешле закончалыклар нигезендә җирле үзидарә органнары инвалидларга (коляскада, этләр озатуында йөрүчеләрне дә кертеп) бернинди тоткарлыксыз социаль объектларга, шулай ук барлык транспорт, элемтә һәм мәгълүмат чараларыннан (светофорларның яктылык сигналларын тавыш сигналлары белән дубляжлаштыру, транспорт...
    • 31 гыйнвар 2012 - 15:07
      Көн туса яңа хәбәр
      "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖнең 126 рационализаторы һәм уйлап табучысы керткән 154 тәкъдимне тормышка ашырудан 23 млн. сумнан артык икътисади эффект алу көтелә. Бу өлкәдә Булат Дәминов (1 нче цех), Марат Хәертдинов (3 нче цех), Радик Закиров (4 нче цех), Мөнир Маннанов һәм Азат Зиннуров (ПРЦЭ и ЭО) аеруча актив эшли. Биредә бер...
    • 31 гыйнвар 2012 - 15:04
      Кешеләрдә алдагы көнгә ышаныч тусын
      Массакүләм мәгълүмат чараларында В.В.Путинның «Россия: милли мәсьәлә» дип исемләнгән мәкаләсе буенча фикер алышулар бара. Районыбызда күпмилләтле халык яшәвеннән чыгып, без дә бу язмага битараф кала алмадык һәм берничә иҗтимагый оешма вәкиленә мөрәҗәгать итеп, әлеге нәүбәттән фикерләре белән кызыксындык. Миргасим Кәримов, район ветераннар советы рәисе: -Безнең ветераннар советы күп төрле милләт...
    • 31 гыйнвар 2012 - 15:01
      «Азнакай» клубы командасы – беренче!
      21 гыйнвар көнне Биектау районының Усады авылы яны мәйданында "Лада - Калина" милли кубогына автоярышлар буенча Россия чемпионатының беренче сайлап алу этабы узды. Анда 23 экипаж, шул исәптән безнең шәһәрдән иганәчесе "Лидер Авто" ҖЧҖ булган "Азнакай" спорт-техник клубыннан өч пилот - аның җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтов, Альберт Гайнуллин һәм Дмитрий Брагин...
    • 31 гыйнвар 2012 - 14:59
      Хокук бозулар профилактикасы буенча тәҗрибә уртаклаштылар
      24 гыйнварда Азнакай 7 нче урта мәктәбендә узган зона семинарында тәрбия эше буенча директор урынбасарлары балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасы буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Семинар эшендә мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Э.Зарипова, Азнакай эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы, полиция капитаны Л.Сәлимгәрәев, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын...
    • 31 гыйнвар 2012 - 14:57
      Иске үрнәктәге алкоголь маркаларын кулланучыларны штраф көтә
      2012 елның 1 апреленнән соң алкоголь продукциясен иске үрнәктәге маркалар белән маркировкалау тыела. "Алкоголь продукциясен махсус маркалар белән маркировкалау тәртибе турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә җитештерү оешмаларына 2012 елның 1 гыйнварына кадәр 0,25 литрга кадәр савыттагы алкоголь продукциясен "0,1 литрга кадәр 25 проценттан артык алкоголь продукциясе", "0,25 литрга кадәр 25...
    • 31 гыйнвар 2012 - 14:53
      Фатирга мохтаҗ яшь гаиләләр игътибарына!
      Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар сыйфатында исәптә торучы яшь гаиләләрнең яңадан теркәлү өчен Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының исәпкә алу һәм торак бүлү бүлегенә мөрәҗәгать итүләре сорала. Документларны яңарту гаиләләрнең 2012-2015 елларда "Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашу мәсьәләсен хәл итү өчен кирәк. 2012 елның 31 мартына...
    • 31 гыйнвар 2012 - 14:51
      Авыл яшьләре лидерлары очрашты
      Узган атнада яшьләр эшләре буенча идарә авыл яшьләре лидерлары белән очрашу үткәрде. Махсус алымнар ярдәмендә яшьләр үзләренең лидерлык сәләтләрен тикшереп карадылар. Уен формасында оештырылган бу чарада алар бер-берсе белән якыннанрак танышты. Иң активлар, позитивлар авылда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, авыл яшьләренең тормышын активлаштыруга ярдәм итәр дигән ышанычын белдереп, район башкарма...
    • 31 гыйнвар 2012 - 14:48
      Тукай эзләре буйлап
      Шушы көннәрдә «Габдулла Тукай мирасын саклау һәм үстерү фонды» президенты Риман Гыйлемханов һәм башкарма директоры Рәмилә Газизуллина Азнакай гимназиясендә булдылар. Алар укучыларга татар халкы белән бәйле истәлекле урыннарга сәяхәтләре турында сөйләделәр, йөргән җирләреннән видеослайдлар күрсәттеләр. Шулай ук Казахстанда, Кытайда нәшер ителгән татар китаплары, газеталары белән таныштырдылар, яңа проектлары һәм идеялары...
    Реклама