Узган атнада район-шәһәр Мәдәният йортында «Хәтирә» ветераннар ансамбленең 25 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды.
1980 нче еллар район тарихы өчен аеруча әһәмияткә ия. Нәкъ шушы вакытта беренче оештыручылар, һәвәскәр композиторлар Сания Әхмәтова, Һади Насыйров, Шәрифулла Әхмәдуллин, Сафуан Хәбировлар үсеп чыга. Бу исемнәр үзләре үк ансамбль нигезенең ныклы булуы турында сөйли....