Узган ялларда «Юбилейный» стадионында Баулы, Уфа, Октябрьский, Әлмәт, Азнакай, Урыссу, Апас, Сарман һәм Лениногорск командалары арасында картинг буенча ачык ярышлар узды.
Көннәр салкын торуга да карамастан, ярышларны карарга килүчеләр шактый күп җыелган иде.
Картингчылар газга басуга биткә салкын һава бәрә, алгы тәгәрмәчләр һавага кадәр күтәрелө, тирә-юньгә кар бурыны туза. Алга...