10 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Тормыш мәгънәсе – намуслы хезмәт
Вагыйзь Хаҗиәхмәтовның уллары һәм якыннары Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Социалистик Хезмәт Герое Вагыйзь Хаҗиәхмәтов истәлегенә кичә узды. Ул Геройның килене Венера Хаҗиәхмәтова төзегән альбомны тәкъдир итү белән бәйләнеп барды. - Районыбыз батырлары хакында яшьләргә һәм киләчәк буыннарга җиткерү, аларның күңелендә легендар кешеләребез хакында горурлык хисләре уятуда мондый кичәләр уздыру зур...
-
Кар бураны туздырып…
Узган ялларда «Юбилейный» стадионында Баулы, Уфа, Октябрьский, Әлмәт, Азнакай, Урыссу, Апас, Сарман һәм Лениногорск командалары арасында картинг буенча ачык ярышлар узды. Көннәр салкын торуга да карамастан, ярышларны карарга килүчеләр шактый күп җыелган иде. Картингчылар газга басуга биткә салкын һава бәрә, алгы тәгәрмәчләр һавага кадәр күтәрелө, тирә-юньгә кар бурыны туза. Алга...
-
Министр Азнакай урманчылары янында
Министр Наил Мәһдиев һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Әлфир Галимовны тәбрик итә Кичә ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм Азнакай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин "Азнакай урманчылыгы" коллективында булдылар. Министр дәүләт казна учреждениесенең элекке җитәкчесе Әлфир Галимовны, лаеклы ялга китүе сәбәпле, министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләде,...
-
Шигырьләрендә – туган як моңы
Очрашу мизгеле 7 нче мәктәпнең 7 нче "А" сыйныфы укучылары Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, М.Хәсәнов, Һ.Такташ, Р.Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗев белән очрашу үткәрде. Һәркемнең гомере буе күңелен җилкендереп торучы туган ягы була. Илдус абыйның шигырьләрендә туган авылын, халкын яратуы чагылыш тапкан. Ул районыбызның 38 авылына багышлап...
-
Районда алты йөзьяшәр бар!
Райондашыбыз Усманова Бибимәфтуха Мөхәммәтхарис кызы шушы көннәрдә 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1912 елда Сарлы авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Балачагы ачлык елларына, яшьлеге колхозлашу, сугыш чорларына туры килә. 1936 елда Бибимәфтуха Вагыйз исемле милиционер егеткә кияүгә чыга. Вербовка белән эшкә җибәрелгән ире артыннан ул да ике...
-
Остаз истәлегенә
13-15 гыйнвар көннәрендә тренер Г.В.Закиров истәлегенә бокс буенча турнир оештырыла. Барлык азнакайлыларны, җанатарларны спорт бәйрәменә көтеп калабыз! Ул 89 нчы профлицей базасында 16.00 сәгатьтә башлана. Килегез! Оештыру комитеты
-
Чаңгы сезоны ачыла
14 гыйнварда шәһәребездә яңа чаңгы сезоны ачыла. Шул уңайдан бу көнне чаңгы базасында ярышлар үткәрелә. Анда мәктәп укучылары, предприятие, оешмалардан спорт сөючеләр катнаша ала. Катнашучылар парады 9.45 сәгатьтә башлана.
-
Яңа уку елында – яңа басма
Югары Стәрле мәктәбе укучылары «Яшьләр каласы» дип аталган газета чыгара башладылар. Газета айга ике тапкыр 30 данә тираж белән чыга, ә кечкенә «редакция» белән инглиз теле укытучысы Г.Хәйруллина җитәкчелек итә. Газетаның һәр бүлеге өчен җаваплы укучылар беркетелгән. Кыскасы, барысы да җитди басмалардагы кебек!
-
Юлчылар һәрчак юлда
"Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе коллективы өчен эшнең туктап торганы юк. Кышкы-язгы айларда алар берничә район биләмәсендәге 850 чакрым юлны кардан-боздан арындырып тора. Моның өчен, һава торышына карап, көн саен 10-15тән алып 70кә якын махсус техника рейска чыга. Юлларны кардан чистартудан тыш, бозлы урыннарга ком-тоз катнашмасы, кышкы...
-
Беренчеләр
2012 елның беренче көнендә Азнакай бала тудыру йортында ике сабый - кыз һәм малай туды. 3.450 кг. авырлыктагы кыз бала 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә 00.55 сәгатьтә, ә 3.200 кг.лы малай кичен 19 сәгать 10 минутта якты дөньяга аваз сала. Быелның 10 көнендә исә 16 бала - 11 малай...