8 гыйнвар көнне "Юбилейный" стадионында картинг буенча республика ачык кышкы узышлар үткәрелә.
Азнакайда спортның бу төре бик популяр, ел да кышкы һәм җәйге автоузышларга күпсанлы җанатарлар җыела.
Бездә үтүче ярышларга Әлмәт, Лениногорск, Уфа, Октябрьский, Чиләбе, Баулы, Ютазы, Сарман, Мөслим, Башкортстанның Туймазы районы һәм Оренбург өлкәсе спортчылары да катнашу теләген белдерде....