Азнакаево
  • Рус Тат
  • 29 декабрь 2011 яңалыклары

    • 29 декабрь 2011 - 17:55
      Сагынып көткән ел килә
      Барыбыз да 31 декабрьне түземсезлек белән көтә. Бу көнне өйләрдә бәйрәм табыны әзерләнә, һавага ылыс һәм мандарин исе тарала, бизәлгән чыршы астында бүләкләр көтә. Сәгать тизрәк төнге уникене суксын иде дә, шампан шәрабләре атылсын, бокаллар зыңласын һәм Яңа ел аяк бассын иде дибез. Аждаһа елында туганнар 2012 елга аеруча зур...
    • 29 декабрь 2011 - 17:43
      Яңа ел белән! Яңа бәхетләр белән!
      ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов: 2011 ел "Татнефть" ААҖнең "Азнакайнефть" идарәсе коллективы өчен киеренке булса да, уңышлы төгәлләнде. Планнарның барсы да үтәлде. Җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру стратегиясе, инновацион технологияләрне гамәлгә кертеп, эш урыннарында чыгымнарны киметеп, нефть чыгару планын үтәп чыктык, шулай ук Хезмәт килешүе белән беркетелгән барлык...
    • 29 декабрь 2011 - 17:31
      Яңа ел мөрәҗәгате
      Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы Хөрмәтле азнакайлылар, район кунаклары! Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итеп алыгыз! Яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясыйбыз, ул китергән барлык яхшылыкларны искә алабыз. Ә узган 2011 елда яхшы гамәлләр, игелекле эшләр аз булмады....
    • 29 декабрь 2011 - 17:23
      Ир – хатынга, хатын – иргә буйсынса...
      Узган җомгада ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре «алтын», «зөбәрҗәт» һәм «бриллиант» туйларын уздыручы гаилә парларын хөрмәтләде. Юкка гына гаилә юбилейлары кыйммәтле таш исемнәре белән аталмый. Еллар узган саен ир белән хатын бер-берсенең кадерен тагын да ныграк тоя бит. Шуңа да бу тантанага килгән һәрбер гаилә - ул акыллылык, зирәклек, мәхәббәт, үзара аңлашу...
    • 29 декабрь 2011 - 17:07
      Шигърият
      Узып баручы ел әдәбиятыбыз мәйданында да юбилейларга бай булды. Өч олуг язучыбыз - Илдус Гыйләҗев, Нур Әхмәдиев, Марсель Галиевкә 65 яшь тулды. Туган җиребездә яшәп иҗат итүче Илдус Гыйләжев һәр Яңа ел алдыннан газета укучыларга шигъри бүләк ясый. Аның яшәешебез турында тирән фәлсәфи шигырьләре бу юлы да күңел төпкелләренә барып...
    • 29 декабрь 2011 - 17:05
      Күңеле тулы яхшылык
      Азнакай шәһәренең җылылык белән тәэмин итү системасын оештыруның башында торган Марсель Фәттаховка 2 гыйнварда 70 яшь тула. Марсель Сәгытдин улы дәһшәтле сугыш елында Мәндәй авылында дөньяга килә. Авыл кешесенең хезмәт сөючәнлек, намуслылык, гадилек кебек күркәм сыйфатларын туплап үсә. Бөгелмәнең техник училищесында вышкалар монтажлаучы һөнәрен үзләштереп, 1960 елда "Куйбышевнефтеразведка" идарәсенең бораулау...
    • 29 декабрь 2011 - 16:59
      Милли горурлык нидән башлана?
      Татар әдәбияты һәм сәнгате белән кызыксынучы азнакайлылар өчен 2011 ел гаҗәеп бай эчтәлекле булды һәм, башкалардан ерак яшәсәк тә, мәдәният тормышына "чуму" мөмкинлеге бирде. Инде 6 ел дәвамында Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале үткәрелүне, бүләкләнүчеләр арасында татар фильмнары да булуны ишетеп - белеп тордык, әмма күрү мөмкинлеге булмады - телевизордан...
    • 29 декабрь 2011 - 16:48
      Якты очкыннар күзләрдә генә булсын!
      Яңа ел, әлбәттә, иң матур бәйрәмнәрнең берсе: матур итеп бизәлгән чыршы, бүләкләр белән килгән Кыш бабай һәм Кар кызы, шампан шәрабе... Кызганычка каршы, гыйнварның бу 10 көне шатлыкка гына күмелми шул. Бу чорда янгыннардан зыян күрүчеләрнең саны бермә-бер арта. Районның янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Равил Хөсәенов белән әңгәмәбез шул...
    • 29 декабрь 2011 - 16:46
      Дежур табиб кабул итә
      3,6,9 гыйнвар көннәрендә поликлиникада хирург, терапевт, педиатр, стоматолог 7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Актүбә амбулаториясендә терапевт һәм педиатр да шушы ук режимда эшли. Ә инде экстрен очракларда үзәк сырхауханәнең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүлектә дежур табиб кабул итә. "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, һәрвакыттагыча, тәүлек дәвамында эшли.
    • 29 декабрь 2011 - 16:44
      Кыш та саклык сорый
      Балалар сагынып көткән кышкы каникуллар чоры житте. Рәхәтләнеп чаңгыда йөр, тимераякта шу, карда уйна… Әмма уенга баш-аяк чумып, бәла-казага юлыкмау турында да онытырга ярамый. Юеш кар яуганда машина тәрәзәләре капланып, аның белән идарә итүчегә комачаулык тудыра, аның юлны күрү мөмкинлеген чикли. Бу да фаҗигага сәбәп. Шунлыктан, юл аша чыкканда алны-артны...
    • 29 декабрь 2011 - 16:42
      Кемгә – бәйрәм, кемгә – эш...
      Азнакайлыларның күпчелеге 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә күңелле бәйрәм итәчәк. Әмма Яңа ел төнендә эшләүчеләр дә җитәрлек, кайберләренә хәтта бик тыгызга да туры килә. Бу төнне эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре постта булачак. Участковыйлар кешеләр күпләп җыелган урыннарда, мәсәлән, чыршылар янында дежур торачак. Шәһәр буенча патруль һәм нәрәт тә көчәйтелә....
    • 29 декабрь 2011 - 16:39
      Җыр-бию, уеннар, бәйрәм фейерверкы көтә!
      31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында «Сәгатьләр 12не сукканда» традицион Яңа ел кичәсе уза. Әкият геройлары һәм биек курчаклар килгән барлык кунакларны да бизәлгән чыршы янына җыячак. Биредә балалар гына түгел, өлкәннәр дә башы-аягы белән әкият дөньясына чумачак. Программада: район җитәкчелегенең котлавы, концерт программасы, атларда йөрү, күңелле уеннар, бүләкләр... һәм...
    Реклама