Ишектән керешкә үк, якын туганы килүенә шатлангандай: "Әйдүк, түргә уз, вәт рәхмәт төшкере, хәзер чәй куеп җибәрәм, үт әйдә, үт", - дип каршылады мине нефтьче-ветеран, Ленин ордены, ике тапкыр "Почет Билгесе" ордены кавалеры Фазыйл ага Шәмсетдинов.
Хезмәт юлын "Азнакайнефть" идарәсенә багышлаган, әле яңарак кына 85 яшен тутырган сугыш һәм хезмәт...