13 декабрь 2011 яңалыклары
-
Дөньяны игелек коткара
9 декабрьдә Азнакай район һәм шәһәр Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында «Өмет бүләк ит!» шәфкатьлелек марафоны узды. Фойеда иртәдән үк шәһәр мәктәпләре укучылары урын алды. Алар бәйләнгән, теккән, чиккән һәм башка төр кул эшләре, мәктәп бакчасында җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш белән сату иттеләр. Шәфкатьлелек марафоны әнә шулай балаларны да...
-
Юл – машина кую урыны түгел
Юлчылар эш вакытында Без шәһәр юлларының чисталыгына шулкадәр күнегеп беткәнбез ки, хәтта берничә тәүлек рәттән буранлап яуган карны көнендә үк чистартмыйлар икән, канәгатьсезлек белдерәбез, газетага, административ органнарга шалтырата, шикаять юллый башлыйбыз. Моны халыкның культура дәрәҗәсе үсүе, кимчелекләргә битараф булмавы белән аңлатырга кирәктер. Ә чынлыкта исә, зур шәһәрләрдә булып, андагы кар...
-
Осталар биредә әзерләнә
Югары категорияле мастер Ришат Ибраһимов машина йөртү конкурсында катнашучы укучысына киңәшләрен бирә 89нчы һөнәр лицее - Азнакайда эшче кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты. Һөнәри белемне биредә базар икътисады шартларына ярашлы, заман таләпләренә туры килешле итеп бирәләр. Укучыларның һөнәри һәм иҗади үсешләрен камилләштерүдә осталык конкурслары ярдәмгә килә. Мондый ярышлар теориядән алган...
-
Рәсемгә бай, кызыклы
Сәнгать мәктәбе укучылары Р.Нурлыев һәм С.Сиразиевның Галия апаларына музыкаль бүләге Сәнгать мәктәбендә Галия Сәетшинаның "Сабыема бүләгем" китабын тәкъдир итү узды. Бәйрәмне шәхеснең тормыш юлын, иҗатын җырга-моңга, шигъри юлларга урап төзелгән сценарий буенча Рима Гәрәева алып барды. Шагыйрә китапның бизәлешен Азнакай сәнгать мәктәбе балаларына тапшырган. Танылган шагыйрь Илдус Гыйләҗев: "Китап искиткеч...
-
Чал тарихлы Чатыр-Тау
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда шушы көннәрдә Халыкара таулар көненә багышлап «Чатыр-Тау - районыбызның тарихи истәлекле урыны» дигән чара узды. Ул музей директоры, культурология кандидаты Гөлсем Хисамиеваның «Чатыр-Тау - тарих һәм мәдәният истәлеге» дигән кыскача лекциясе белән башланып китте. «Чатыр-Тау» дәүләт тыюлыгы җитәкчесе Нияз Хәбиров үзенең чыгышында Чатыр-Тауны табигать истәлеге буларак...
-
Муниципаль милек законсыз файдаланылган
Азнакай шәһәре прокуратурасы муниципаль милек - "Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе (ДЮСШ) карамагында оператив идарә итү хокукында булган "FIAT DUCATO" автотранспортының законлы кулланышын тикшерде һәм законны бозуларны ачыклады. 2011 елның 10 августында ДЮСШ директоры И.А.Сафиуллин белән шул ук мәктәпнең тренер-укытучысы Р.И.Сафиуллин арасында Анапа шәһәренә шәхсән...
-
Бүген көрәшмәсәк, иртәгә соң булачак
Коррупциягә каршы Халыкара көрәш көнендә район башлыгы җитәкләгән махсус комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә катнашты. Район башлыгы Рәфис Галиев әлеге мөһим датаның килеп чыгышы белән таныштырды. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМО инициативасы буенча 9 декабрьдә билгеләп үтелә. 2003 елда бу көнне коррупциягә каршы Конвенциягә кул...
-
Сынатмадылар
8 декабрьдә "Дельфин" бассейнында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында өстәл теннисы, шахмат һәм дартс буенча спорт ярышлары узды. Өстәл теннисы буенча ярышларда ир-атлар арасында Айрат Галимов, Фидаил Шариев, Витаил Мәҗитовны уздыручы булмады. Шахмат уеннарында Әнвәр Алимов, Эдуард Камалов, Әхәт Шәймөхәммәтов призлы урыннарны алды. Дартс уенында исә Илнар Кәрамов, Рамил Талибуллин,...
-
Егетләр ил сагында
Район һәм шәһәр урамнарында солдат киемендә хәрби бурычларын үтәп кайткан егетләребез күренә. Узган 2010 елгы көзге чакырылышта районнан 247 егетебез РФ хәрби частьләренә хезмәт итәргә киткән. Бүгенге көндә аларның 200е туган якларына кайтып җиткән инде. Быелгы көзге чакырылышта исә районның 105 егете хәрби бурычын үтәргә киткән. Чакырылыш 25 декабрьгә кадәр...
-
Батырлар даны онытылмый
Якташларыбыз Рәфыйкъ Лотфуллин һәм Валентина Чирковага Мәскәү шәһәре мэры Сергей Собянин исеменнән рәхмәт хаты һәм "Мәскәү өчен көрәшкә 70 ел" медальләре килде. 1941 елның 6 декабрендә совет армиясе Мәскәү янында дошманга каршы контрһөҗүмгә күчә һәм фашист илбасарларының җиңелмәслеге турында мифны юкка чыгара. Барлык совет сугышчылары кебек, Рәфыйкъ Мотыйгулла улы һәм...