Азнакаево
  • Рус Тат
  • 8 декабрь 2011 яңалыклары

    • 8 декабрь 2011 - 15:56
      Авырлыклардан чыгып киләбез
      Шушы көннәрдә "Маяк" газетасы, җирле телевидение журналистлары Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгечләре белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырдылар. Анда район агросәнәгатенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Эшлекле сөйләшү район Советының матбугат үзәге теләктәшлеге белән оештырылды. - 2010 ел авыл хуҗалыгы комплексы өчен моңа кадәр күрелмәгән зур сынаулар алып килде....
      103
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:54
      Жир йөзендә әкият бар
      Узган чәршәмбедә «Релакс» күңел ачу үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Күңелле калейдоскоп» бәйрәме узды. Калейдоскоп - могҗизалы уенчык. Кечкенә генә ачыклыктан карыйсың, ә анда искиткеч гүзәл күренеш. Аз гына бордыңмы, бизәк үзгәрә. Бүгенге бәйрәм дә әнә шундый матур бизәкләрдән торды. Беренче бизәк - «Лилия» бию коллективы чыгышы. Халыкны социаль...
      140
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:52
      Каз канаты каурый-каурый...
      Бәйрәм мизгелләре Көз белән кышның кушылу арасы авылда яшәүчеләр өчен үтә дә үзенчәлекле: җаваплы да, сөенечле дә чор. Монда инде эшләр башлыча тәмамланган, эре-вак терлекләр абзарларга кергән, кош-корт каралты-курага ябылган була. Бу - авыл кешесенең берара җиңел сулыш алган көннәре. Шушы илаһи халәттән файдаланып, халык үзенең гасырлардан килгән гореф-гадәтен башкара...
      90
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:49
      Иң осталар билгеләнде
      Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан оештырылган һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды һәм Мәдәният йортында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов котлавыннан һәм изге теләкләреннән соң эшче һөнәре дөньясына кызыклы сәяхәт башланды. Беренче утрау - электромонтер һөнәре. Электромонтерлар үзләрен җирдә иң кирәкле дип саныйлар. Чыннан да,...
      89
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:42
      Яхшылыкны әйтеп эшләмиләр
      Мин Ютазы районы Бәйрәкә авылында туып үстем. Күршеләрем - Сирин Хәйруллиннар гаиләсе. Бу гаилә белән бик тату, ярдәмләшеп яшәдек. Аның белән Бәйрәкә урта мәктәбендә белем алдык. Ул рус, ә мин татар классында укыдык. Дуслар идек, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә актив катнаштык, Сирин мәктәп газетасына рәсем ясый, ә мин яза идем. Ул...
      95
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:40
      Кыңгыр эш җәзасыз калмый
      2010 елда Азнакай шәһәр суды тарафыннан наркотиклар белән бәйле эшләр буенча 10 хөкем карары чыгарылып, 11 зат җинаять җаваплылыгына тартылган. Мондый эшләр саны 2011 елның унбер аена 9 тәшкил итә. Эшләми генә акчалы буласы килгән Наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең күбесе маҗаралы кинофильмнар төшерү өчен әзер сюжет. Вакыйгаларның берсенә генә күз...
      126
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:39
      Хоккей карарга килегез!
      11 декабрьдә 12.00 сәгатьтә шәһәрнең "Викинг" кортында хоккей сезонын ачып, республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге яшүсмерләр клублары арасында ярышлар үткәрелә. Чарада Азнакай, Актүбә, Сарман хоккейчылары - барлыгы 10 команда катнашачак. Сезонның беренче ярышында Азнакайның «Викинг» һәм Сарманның «Старт» командалары «Татнефть» кубогына көч сынашачак.
      89
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:37
      Азнакайлылар – “Җырлыйк әле!” тапшыруында!
      Иртәгә, 10 декабрьдә, 20.30 сәгатьтә "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалының "Җырлыйк әле!" тапшыруында азнакайлылар чыгышын тамаша кыла алачакбыз. Районыбыз сәнгать осталарының республика телевидениесеннән беренче генә чыгыш ясаулары түгел. Элек районнар үзара ярышса, тапшыру соңгы вакытта бераз үзгәрде. Бу көнне Азнакайның мәдәният һәм мәгариф идарәләре командалары җырга-моңга осталыкка көч сынашачак. Яраткан командагызга тавыш...
      94
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:36
      Музей – тәрбия учагы
      Күптән түгел гимназиядә мәктәп музейлары җитәкчеләре, Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең туган төбәкне өйрәнү бүлеге педагоглары семинары узды. Анда "Туган як тарихы буенча чыганаклар җыю методикасы" һәм республикада үтәчәк "Патриотик тәрбия бирүгә заманча караш: тәҗрибә һәм яңа алымнар" дигән фәнни-гамәли конференция темалары буенча докладлар тыңланды. 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия...
      120
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:35
      Әниләр барысын да булдыра, ә әбиләр ярдәм итә!
      Районның барлык учреждениеләрендә кебек үк 2 нче урта мәктәптә дә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Әнидән дә кадерлерәк, изге һәм шәфкатьле кеше дөньяда юктыр. Хәтерлим: классыбыз белән Әниләр көненә әзерләнгәндә хезмәт дәресләрендә ясалма открыткалар ясый идек. Әгәр күршеңнеке матуррак чыкканын күрсәң, әллә ничәшәр тапкыр үзгәртә идек. Хәзер инде бу эшкә...
      81
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:33
      Имам белән очрашу
      Исламның изге урыннары - Мәккә белән Мәдинәгә хаҗ кылу тәмамланды. Аллаһыбызның рәхмәте белән барлык ватандашларыбыз да күңелләргә рәхим-шәфкать туплап, җаннарга тынычлык, тәннәргә сихәтлек алып, туган якларга исән-имин әйләнеп кайттылар. Хаҗ тәмамлану уңаеннан шәһәребезгә мәртәбәле кунак, башкаланың "Кол Шәриф" мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысовның килүе көтелә. Аның белән очрашу 11 декабрь...
      85
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:32
      Сату кагыйдәләре бозылса, безгә шалтыратыгыз!
      Сез балигъ булмаганнарга сыра яки алкоголь продукциясе сатуның шаһиты булдыгызмы? Йортыгыз янәшәсендәге кибеттә 22.00 сәгатьтән соң аракы сатыла, ә продукциянең сыйфаты шик тудырамы? Күршеләрегез көмешкә куу һәм сату буенча бизнес ачып, ишек алдын һәм подъездыгызны "баш төзәтергә" теләүчеләр бастымы? Бу хәлләргә битараф булмагыз! Алар хакында Әлмәт дәүләт алкоголь инспекциясенә "кайнар...
      97
      0
      0
    • 8 декабрь 2011 - 15:30
      Май заводы продукциясе – Россия конкурсы лауреаты
      Азнакай май ясау заводының ике төр продукциясе "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсының 2011 ел программасы финалында җиңеп чыкты. Заводта эшләнгән кисәкле "Голланд" сыры лауреат, "Крестьян" атланмае дипломант исеменә лаек булды. Моннан тыш, "2011 елда ТРның иң яхшы товарлары" конкурсында завод җитештергән өч продукция диплом белән бүләкләнде. Коллектив ирешкән...
      88
      0
      0
    Реклама