Ноябрь ахырында район башлыгы Рәфис Галиев аучылар һәм балыкчыларның район җәмгыяте активы җыелышында катнашты.
Әлеге иҗтимагый оешма ветераннары билгеләп үткәнчә, оешманың 50 ел яшәү дәверендә район җитәкчелеге катнашында менә шундый очрашу беренче тапкыр үтә. Очрашуда катнашучылар җәмгыятьнең бүгенге халәте, аның райондагы хезмәтләр белән үзара элемтәсе, хәл итәсе проблемалар, борчыган мәсьәләләр...