Спорт бәйгесендә
Район инвалидлар җәмгыяте идарәсе шәһәребезнең Мәрҗани урамы, 45 А адресында урнашкан. Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз иҗтимагый тормыштан читтә калмасын, яшәүдән тәм, мәгънә тапсын, кайгырту, игътибарда булсын өчен тудырылган җәмгыять инде егерме ел әлеге максатларга ирешеп, районда үз урынын тотып килә. Аның район, республика ярышларыннан бер дә калмаган үз...