15 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Азнакай үзенең Героена бюст куйды
Безнең Азнакай җире батыр уллары, фидакарь кешеләре белән хаклы горурлана. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен дүрт райондашыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, тыныч тормышта хезмәттәге зур уңышлары өчен сигез азнакайлы Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртә. Шәһәребездә алар истәлегенә зур бер комплекс - Геройлар Аллеясы булдырылды. 2011 елның 11 ноябре...
-
Кияү, кәләшләр кәбисә елын өнәми
2011 елның 11 ноябрендә, ягъни 11.11.11 саннары туры килгән көндә Азнакайда 12 пар гаилә корды, ә Татарстан буенча 800 пар туйларын үткәрде. Гасырга бер генә туры килә торган серле санлы көндә яшьләрнең гаилә корып җибәрергә ашкынуына гаҗәпләнәсе юк, чөнки ноябрь һәм декабрь туйларга бай булачак әле. Әйтик, 19 ноябрьдә 6...
-
Балаларга – автокресло
Россия эчке эшләр министрлыгы, дәүләт автоинспекциясе автоиминиятчеләрнең Россия берлеге белән, 1-30 ноябрь чорында балаларның хокукларын яклау һәм алар өчен куркынычсыз мохит тудыру максатында "Балаларга-автокресло" социаль кампаниясе үткәрә. РФ Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә 2007 елдан бирле 12 яшькәчә балаларны транспортта махсус җайланмаларда йөртү мәҗбүри итеп куела. Бу таләпне бозучыларга 500 сум...
-
Тәмәке тартучы әни “күчтәнәче”
Тормышыбыздагы прогресска да карамастан, ерак чорлардан ук килгән яман гадәтләр сакланып калган. Аларның берсе - ел саен миллионлаган кешенең гомерен алып китүче тәмәке тарту гадәте. Кайчандыр океан артыннан китерелгән бу яман гадәт Россия туфрагында тамыр җәйгән. Нәтиҗәдә, бүген безнең арада миллионлаган кеше тәмәке тарта. Безнең илдә 25 тән алып 64...
-
Кабул итү-диагностика бүлеге яңарды
«КомТех+» ҖЧҖ директоры Андрей Сомов диагностика аппаратын тапшыра Узган атнада, ремонт һәм реконструкция үткәрелгәннән соң, район үзәк сырхауханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Рәфис Галиев, ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты. Кабул итү бүлегендә ремонт һәм реконструкция эшләре сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү буенча илкүләм Программа...
-
Җырлый – Миргаяз Шәрәфиев!
18 ноябрьдә Азнакай районы һәм шәһәре Мәдәният йортында туган ягыбызның кабатланмас моңсары -Миргаяз Шәрәфиевнең иҗатташ дуслары белән зур концерты була. Җыр-моң бәйрәменә, күңелле тамашага рәхим итегез! Башлана 19.00 сәгатьтә.
-
Районыбыз данын лаеклы яклады
Педагог-оештыручылар арасында узган "Ел остазы" республика конкурсында Азнакай 2 нче урта мәктәбе укытучысы Регина Гомәрова 2 нче урынны яулады. Конкурс ике этапта узды. Аның программасы киң иде: балалар иҗтимагый оешмасы программасын яклау, ачык чара үткәрү, иҗади эшләрне тәкъдир итү, импровизацияләнгән бәйге, визит карточкасы. Икенче этапта республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән...