3 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Суд приставының бер көне
"Безнең эш тә полиция хезмәткәрләренеке кебек үк куркыныч та, авыр да, - дияр суд приставы. - Дөрес, пулялар очып тормаса да, кайчагында чүкеч белән, явыз эт өстереп каршылауларга очрыйсың. Закон бозучыларның яман теленә дә күнегә башлыйсың..." Суд приставының эш сәгате 8дән бик сирәк башлана. Кирәк булганда, алар иртәнге 6дан, 7дән...
-
Өч үлемне җиңгән Мөгътәсим
Бөек Ватан сугышы ветераны Мөгътәсим Хәнипов Менә 69 ел инде ул йөрәге янында мина кыйпылчыгы, 68 ел буе муенының сул ягына, төп кан тамырына (аорта) терәлеп диярлек кереп яткан винтовка пулясы йөртә. Снайпер пулясының уң колагы артыннан кереп, сул күзен алып киткәненә дә 67 елдан артык вакыт үткән... Сүз Бөек...
-
Авыл халкына уңайлы кабинет булдырылды
Күчмә стоматология кабинетында Кичә муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Рәфис Галиев район үзәк сырхауханәсе объектларында булды һәм аларда "ТРда сәламәтлек саклауны модернизацияләү", "Уңай мохит" программаларының үтәлеше белән кызыксынды. Аны үзәк сырхауханә баш табибы Айдар Шәмсетдинов, ремонт һәм төзелеш эшләрен алып баручы оешма вәкилләре озата...
-
Театр яктылыкка, нурга илтә...
Азнакай халык театрының 70 еллык юбилее Туфан Миңнуллин театр артистлары белән Бу көннәрдә Россия Президенты Дмитрий Медведевның да Кремльдә бер төркем мәдәният-сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшыруы, ТР Мәдәният министрлыгының мәдәният җитәкчеләренең саллы звеносын җыеп, районыбызда фәнни-гамәви семинар үткәрүе, инде килеп Азнакай җирлегендә тәүге тапкыр республика югарылыгында театр атналыгы башлану -...
-
Кая мөрәҗәгать итәргә дә белгән юк …
Аптырагач, сезгә язарга булдым. Бик озак еллар инде Ленин урамында яшим. Элек безнең йорт янында бик матур балалар мәйданчыгы бар иде. Анда күрше ишек алларыннан да балалар килеп уйнады. Ә хәзер бернинди тәртип юк. Узган ел көчле җилдән соң мәйданчыкка зур агач ауды һәм берничә уен җиһазын җимерде. Аннан соң...
-
Кыйблабызны югалтмыйк
Татшуган авылына беренче аяк басуым 1984 елның 15 августында булды. Кулымда - сигезьеллык мәктәпкә рус теле укытучысы итеп билгеләнүем турында юллама. Юлның озынлыгы да, шыгрым тулы автобусның тынчулыгы да, ул вакытта мәктәп директоры булып эшләүче Риф Шәеховны күрә алмыйча, 3 көн килеп-китеп йөрүем дә күңелемне төшермәде. Хезмәтемнең җаваплылыгын аңлап килдем...
-
Бәйрәм көннәре чараларга бай
6 ноябрьгә кадәр боз сараенда 2000 елда туган үсмерләр арасында алкалы хоккей буенча Россия чемпионаты уза. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. 5 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Түбән Кама татар дәүләт драма театрының "Бүре каны" спектакле. 6 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театрының "Кызлар килде авылга" спектакле.
-
Корбан гаете белән!
Кадерле дин кардәшләребез! Сезне якынлашып килүче иң газиз, мөбарәк булган Корбан гаете белән котлыйбыз! Әлеге изге көндә иң күркәм омтылышларыбыз һәм хыялларыбыз тормышка ашсын! Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны киң рәхмәте белән гафу итеп, күңел инсафлыгы, намус һәм тугрылык, зиһен-сәләтләр, дөньяда һәм ахирәттә төрле бәла-казалардан иминлек бирсә иде! Быел Корбан бәйрәме 6...
-
Бәйрәмнәр мөбарәк булсын!
Хөрмәтле азнакайлылар, туган якларын җирсеп кайткан якташларыбыз! Ноябрь бәйрәмнәргә бай ай. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп узабыз. 6 ноябрь, белгәнебезчә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне, быел Корбан гаете дә шушы көнгә туры килә. Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү Россиядә, шул исәптән Татарстаныбызда да халыкларның телен саклау, мәдәни багланышларны киңәйтү өчен...
-
Мәлбагышта – авыл бәйрәме
Басуларда иген уңышы җыйнап алынгач, авыл көннәре үткәрү матур традициягә әверелде. Шундый бәйрәм Мәлбагыш авылында да узды. Халыкны бәйрәм белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, җирле җитәкчеләр, кайткан кунаклар чыгыш ясады. Үзешчәннәр әзерләгән концерт күңелләрне тагын да күтәреп җибәрде. Сүз дә юк, мондый очрашуларның авылны яшәтүдә, аны үстерү, яшәртү...
-
Милли зәвык чагылды
"Идел буе укучысы-2011" төбәкара конкурсының район этабы узды. Анда Актүбәнең 1, 2 нче, Азнакайның 3, 7, 9 нчы, Чубар Абдул мәктәпләре укучылары көч сынашты. "Мин - укучы" эссе конкурсында укучылар үзләре, хыял-максатлары белән таныштырды, кызыклы чыгышлар аша Идел буе халыкларының милли костюмнарын тәкъдир иттеләр.
-
Ананың хисләре – хатларда
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, авыл биләмәләре башкарма комитетлары белән берлектә, Аналар көненә багышлап "Яшәвемнең мәгънәсе син - балам!..." исеме астында конкурс игълан итә. Аналарның балаларына әйтәсе килеп тә әйтә алмаган, бары тик күңелдә генә саклап йөрткән хисләрен, уй-фикерләрен хатлары аша җиткерүен сорыйбыз. Бәлки ул шигъри тәлгәшләрдә тасвирланыр, кечкенә хикәя...
-
Котыру – куркыныч авыру
Районның кайбер авылларында кыргый төлкеләр барлыкка килгән һәм аларның йорт хайваннарына һөҗүм ясау очраклары күзәтелә. Урманай авылында төлке йөрүе, Тымытыкта бер этнең, ә Балтачта бозауның котыру авыруы йоктыруы ачыкланды. Котыру - кискен, йогышлы авыру. Вирус зарарланган хайванның селәгәендә була. Тешләсә, селәгәе тисә, сәламәт хайваннар һәм кешеләр авыру йоктыра. Көзге-кышкы чорда...