Азнакаево
  • Рус Тат
  • 27 октябрь 2011 яңалыклары

    • 27 октябрь 2011 - 15:31
      Көз бәйрәмгә килгән
      Шәһәребезнең 3 нче "Айсылу" балалар бакчасында барлык төркемнәрдә "Алтын көз" бәйрәме узды. Әти-әниләр көче белән яшелчәләрдән, чәчәкләрдән күргәзмәләр оештырылды. Балалар үзләре дә тәрбияче апалары белән бергәләп көзге яфраклардан икебаналар ясаганнар, көз турында җырлар, шигырьләр өйрәнгәннәр. Уеннар да кызыклы, елның фасылына туры китереп оештырылган иде. Көз дә балалар янына бүләксез килмәгән...
      107
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:29
      Җылы хисләр уятты
      Чубар Абдул мәктәбендә "Торсагыз иде арада назлаучы кояш булып..." дигән тематик тәрбия сәгате үтте. Ул көнне ветеран укытучыларыбызны, техник хезмәткәрләрне кунакка чакырдык. Укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт өлкәннәребез күңелендә җылы хисләр уятты. Укытучыларның һөнәри бәйрәмендә укучылар чын күңелләреннән педагогларны тәбрикләделәр, үзләре дә укытучы булып карадылар, дәрестән соң аларга җырларын, шигырьләрен, биюләрен...
      89
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:27
      Карлсон– гимназиядә
      Гимназия бинасы балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Шәһәр мәктәпләренең 2 нче сыйныфлар эзтабарлары өчен "Карлсон һәм аның дуслары» маҗаралы уены старт алды. Аны Балалар иҗаты үзәге каршындагы "Лидер" мәктәбе активистлары оештырды. Шунсын әйтергә кирәк, лидерлар эшчәнлеге елдан-ел активлаша, колач җәя. Һәр чарага алар бик җентекләп әзерләнә, җитди карый. 130 яшь...
      93
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:25
      Бер мәтәлеп төшкәнче
      "Протон" АЗСын узып, Яңа Юл бистәсенә борылып кергәндә юлдан кырыйга төшеп китмәс өчен күзләр күгәреп чыга. Кичен биредә дөм караңгы, борылышны чама белән күзаллыйсың. Берәрсе мәтәлеп төшкәнче, юл кырына фонарь яки яктырткыч билге куйсалар, иминрәк булыр иде. С.Сафиуллина
      108
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:24
      Русча гына сөйлиләр
      Шәһәребезнең үзәк базарында радиодан игъланнар нигә гел русча гына яңгырый икән? Районыбызда күпчелек татарлар яши. Үз телебездә дә сөйләсәләр, аңлаешлырак булыр иде. Кадеребезне югалтмыйк инде! Н.Шакирова
      92
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:22
      Бакчабыз яңарды
      Баласы дөньяга аваз салган һәр әти-әни аны балалар бакчасына урнаштыру хакында да уйланмый калмый. Аңа кайда яхшырак булыр? Шәһәрнең кайсы мәктәпкәчә балалар учреждениесен ата-аналар аеруча үз итә? Билгеле, бу сорауларга да җавап эзләнми калмый. Шул рәвешле, мин дә улыма иң яхшы балалар бакчасын эзләдем. Шәһәрнең 4 нче "Светлячок" балалар бакчасында...
      94
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:19
      Зәйтүн Хәйдәров: «Юлымда яхшы кешеләр генә очрады...»
      Район-шәһәр Мәдәният йортында районның иҗтимагый-икътисади тормышына багышланган чираттагы айлык киңәйтелгән утырыш бара. Район башлыгы Рәфис Галиев аны һәрвакыттагыча, тантаналы мизгелләрдән - хезмәт алдынгыларын, югары уңышларга ирешкән азнакайлыларны котлаудан башлады. Әнә, сәхнәгә бүләкләнүчеләрнең берсе - "Чулпан" иминият компаниясенең Азнакай филиалы директоры Зәйтүн Хәйдәров күтәрелә. Озак еллар нәтиҗәле эшләве һәм районның иҗтимагый...
      110
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:17
      Эшмәкәрләр игътибарына!
      Татарстанның киләчәк үсеше юлларын билгеләү өчен инвесторларны мөмкин кадәр ныграк җәлеп итү кысаларында, шулай ук эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү максатында ТР инвестиция үсеше Агентлыгы 2011 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы эшмәкәрләренең III съездын үткәрүне планлаштыра. Республикада эшмәкәрлекне үстерү өчен яңалыклар кертү съездның төп темасы булып торачак. Әлеге чараның форматын һәм көн...
      94
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:16
      Һәр шимбә – ярминкә!
      Азнакай районы башкарма комитеты "Юбилейный" стадионында һәр шимбә көнне ярминкә оештыра. Әлеге ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясен сатарга теләгән һәркем катнаша ала. Кызыксындырган сораулар буенча территориаль үсеш һәм сәүдә бүлегенә Гурьянов ур., 18 адресы буенча 15 нче бүлмәгә яки 7-37-22, 7-31-58 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә.
      100
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:14
      Беренче кар – бозлавык башлану билгесе
      Быелның беренче кары күренде. Димәк, юлларның бозга төренүенә дә күп калмады. Шәһәрне чисталыкта һәм төзеклектә тотучы "МППБ и О" ААҖ аңа әзерме? Шул сорау белән газета журналисты җәмгыятьнең баш инженеры Рәшит Харрасовка мөрәҗәгать итте. - Сезонга 300 кубометр тозлы ком эремәсе тотыла, ә быел без аны ике тапкырга артыграк итеп...
      94
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:12
      Азнакайда–театр атналыгы
      Мәгълүм булганча, районда гына түгел, республикада, хәтта аннан читтә дә тамашачы үз итеп өлгергән Азнакай халык театры быел 70 еллык юбилеен билгеләп үтә (режиссеры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов). Шул уңайдан районда беренче тапкыр театр атналыгы игълан ителә. Анда республиканың театраль җәмәгатьчелеге катнашачак, ягъни Азнакайга театр коллективларының һәм башкалабыз...
      98
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:10
      Иң кадерле кешемә – кадерле бүләк
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әти-әниләребезнең туган көне яки гаилә бәйрәме якынлаша башласа, без еш кына аларга нәрсә бүләк итик икән дип баш ватабыз. Ә бит район газетасында сөекле кешеләрегез турында язмадан да истәлеклерәк һәм кадерлерәк нәрсә булырга мөмкин! Сез гаилә архивыннан фотосурәтләр дә куллана аласыз. Ул язма гаилә ядкәре булып, буыннан-буынга...
      146
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:07
      Юллар – гомер агышыбыз
      "Азнакай ПАТПсы" ААҖ - районда пассажирлар йөртү өчен махсуслашкан һәм хуҗалык итү хисабына эшләүче бердәнбер предприятие. Быел аның оешуына 50 ел тулды. Һөнәри бәйрәм алдыннан газета журналисты аның генераль директоры Җәмил Гайнанов белән очрашты. ПАТП генераль директоры Җәмил Гайнанов -Җәмил Вәлирахманович, ярты гасыр - шактый гомер, озын юл ул. Хәтерне...
      79
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:03
      Бәйрәмегез котлы булсын!
      30 октябрь - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне Бүгенге тормышыбызны автомобиль транспортыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ул үзенең уңайлыгы һәм мобильлеге белән башка төр транспорттан күпкә аерылып тора. Күзәтүләрдән күренгәнчә, һава, су, тимер юл артерияләренә караганда ил халкының яртысыннан күбесе юл йөрү, йөк ташу һәм башка шундый зарур...
      93
      0
      0
    • 27 октябрь 2011 - 15:01
      Күрде дә соң башкайлар...
      30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне Ата-бабамның төп нигезе Азнакай районының Сарлы авылы. Мулла бабам Нуретдин батраклар тотмастан, гаилә үз көче белән көн күреп яши. Биш улы, ике кызы була. 1928 елда бабам советлар карары белән кулга алына. Абзар-курага ут төртеп, мал-туарга зыян салалар, Нуретдин мулланы "халык...
      238
      0
      0
    Реклама