Яңгырлы елак көзнең бер көнендә оҗмахка тиң "Азнакай" ял йортыбызга терекөмештәй тәгәрәшеп "Хәтирә"леләр килеп керде. Алар безне яшьлек елларына "алып китте": "Ал Зәйнәбем", "Шахта", "Кошларга"... -бу җырларны хәтирәләргә бирелеп, исебез китеп тыңладык. Рузилә Сәлимгәрәева, Гөлсаһира Сабирҗанова, Мәхдүлә Гумина, Фәрәгать Миргасыймовның әле дә көчле, моңлы тавышы, Тәнзилә Хафизованың концертны бик оста...