Азнакаево
  • Рус Тат
  • 13 октябрь 2011 яңалыклары

    • 13 октябрь 2011 - 16:58
      Татар иле – бөркетләр иле...
      Татар теле! Ягымлы да, үзәкләрне өзәрлек моңлы да, назлы да син. Кирәк икән болытлы көндә бураннарны куып кояш булып яктыра торган, кирәк икән яшен булып уйнап, ук булып дошман йөрәгенә кадала торган тел бит син, туган телем! Аналар нәни җимешләрен күкрәкләренә кысып "бәбкәм" дип, сабыйлар сөт тулы ана күкрәгенә сыенып...
      89
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:57
      Табигатьтән илһам алып
      Бер мизгелгә генә тирә-якка күз ташлыйк әле. Нинди гүзәл бу дөнья! Җиһанга көз иңсә дә, кояшның рәхимлеге җуелмаган әле, күр, һаваны ярып кошлар очып уза, агачлардагы сары яфраклар бер-берләре белән серләшә-серләшә әкрен генә җиргә коела. Табигатьнең менә шушы илаһилыгын күреп, тоемлап кына калмаган, ә аның һәр «сулышын» сурәткә төшереп мәңгелек...
      77
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:54
      "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"
      Тымытык мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Кичәдә хөрмәтнең зурысы, теләкләрнең изгеләре, матур гөлләмәләр әниләрдәй йомшак күңелле, әтиләрдәй олпат киңәшче, сабырлыкка тиңдәшсез укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары адресына юлланды. Мәктәпнең "Улыбка" һәм "Аккош" балалар бакчасыннан "Бәләкәч" командалары үзара көч сынашты. Төрле кызыклы конкурсларны үз эченә алган бәйге киеренке...
      86
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:49
      Яшь күңелле “Хәтирә”
      Яңгырлы елак көзнең бер көнендә оҗмахка тиң "Азнакай" ял йортыбызга терекөмештәй тәгәрәшеп "Хәтирә"леләр килеп керде. Алар безне яшьлек елларына "алып китте": "Ал Зәйнәбем", "Шахта", "Кошларга"... -бу җырларны хәтирәләргә бирелеп, исебез китеп тыңладык. Рузилә Сәлимгәрәева, Гөлсаһира Сабирҗанова, Мәхдүлә Гумина, Фәрәгать Миргасыймовның әле дә көчле, моңлы тавышы, Тәнзилә Хафизованың концертны бик оста...
      76
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:47
      Исерек шоферлар гаебе белән аварияләр арта
      Бу атнада район авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган чираттагы киңәшмәдә авылларны төзекләндерү, юлларда иминлек, янгын куркынычсызлыгы, бюджет сәясәте һәм башка көнүзәк мәсьәләләр каралды. Авыл җирлекләре башлыкларының иҗтимагый советы рәисе, Урсай авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ярмиев үз эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Урсайда яшьләр өчен тематик кичәләр һәм дискотекалар үткәрелә, халык арасында...
      81
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:45
      Иң яхшысы кайсысы?
      Клуб хезмәткәре һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм иң яхшы җитәкчеләрне бәяләү, шулай ук тәҗрибә уртаклашу һәм мәдәни-ял өлкәсен үстерү максатларында авылларда һөнәри осталык бәйгесе үткәрелә. Аның беренче этабы сентябрьдә старт алды. Бу юлы авыл клубларының төзеклегенә, тирә-ягында чәчәкләр, агач-куаклар үсүенә, балалар, спорт һәм бию мәйданчыкларының бизәлешенә игътибар бирелде. Икенче этап Урсай...
      89
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:43
      Иреккә – чиста намус белән
      Ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр җәмгыять тормышына яңадан әйләнеп кайткач, алар алдына еш кына психологик һәм социаль кыенлыклар килеп баса. Андый гражданнарга ярдәм итү йөзеннән, Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге төзәтү урыннарыннан вакытыннан алда иреккә чыгарылган 30 кеше белән очрашу уздырды. Әлеге чарада полиция, прокуратура, миграция хезмәте, халыкны социаль яклау, УИИ,...
      107
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:41
      Бар яклап та уңган
      Һәрчак ачык күңелле, ярдәмгә әзер торучы Рәмис Кәримов 24нче янгын сүндерү частенда эшли башлавының беренче көннәреннән үк коллективта ышаныч һәм абруй казанды. 2 ел эчендә ул яшь хезмәткәрләрнең лидерына әверелде. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган һәм хәзер дә җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Рәмис үзенең шәхси үрнәге белән сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый,...
      93
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:38
      Электрон чират уңайлы
      Язмышларын бергә бәйләргә теләгән парлар хәзер ЗАГСка бармыйча гына да язылышу турында гариза бирә ала. Интернет челтәрендә http://uslugi.tatar.ru сайтына кереп, гариза калдырырга һәм язылышу көнен сайларга мөмкин. ЗАГС хезмәткәрен туй үткәрелгән урынга чакырып, никахыгызны шунда ук теркәргә дә була. Әмма теркәүче бары тик тарихи-мәдәни урыннарга, ягъни тантаналы рәвештә үткәрелгән туйларга...
      91
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:36
      Яңа җиһаз мөмкинлекләр бирә
      2010 елда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгыннар, кешеләр күп булган, катлаулы корылмаларда зур янгын җәелү куркынычы турында мәгълүматларны тапшыру һәм эшкәртү мониторингы программалы-аппарат комплексыннан (алга таба -җиһаз) файдалана башлады. Җиһазның төп бурычы - янгын сигнализациясе янып китүнең беренче билгеләрен сизүгә үк объект персоналыннан башка гына турыдан-туры янгын частена яки...
      71
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:34
      Балалар өчен ышаныч телефоны
      Уку елы башыннан укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен әһәмиятле чор башлана һәм кайчакта күпсанлы проблемалар да туа. Исегезгә төшерәбез: балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре мондый очракларда бердәм федераль -8-800-2000-122 һәм РКПБның медик-психологик хезмәте телефоннарына - 8-(843)279-55-80 шалтырата алалар.
      113
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:32
      Сайлаучылар игътибарына!
      2011 елның 4 декабрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына алтынчы чакырылыш депутатларын сайлауда үзе сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлау участогына тавыш бирергә килә алмаган кеше теркәлү таныклыгы алырга хокуклы. Теркәлү таныклыклары 2011 елның 19 октябреннән 13 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча урнашкан Азнакай шәһәре территориаль сайлау комиссиясендә бирелә: Ленин ур.,...
      63
      0
      0
    • 13 октябрь 2011 - 16:27
      Бездә һәр һөнәр иясе үз урынында
      16 октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне Бай тарихы булган Азнакай автомобиль юллары идарәсенең мактаулы эшләре бездә генә түгел, күрше-тирә районнарда да яхшы таныш. Бүгенге әңгәмәдәш - "Татнефтедор" ҖЧҖ филиалы - Азнакай автомобиль юллары идарәсе начальнигы Мират Хаҗипов. Идарә җитәкчесе Мират Хаҗипов -Мират Җәүдәтович, идарә подразделениеләре, алар башкара торган эшләргә...
      105
      0
      0
    Реклама