Азнакаево
  • Рус Тат
  • 11 октябрь 2011 яңалыклары

    • 11 октябрь 2011 - 17:28
      Штрафлар саллы
      Белеп тор! 2012 елның 1 июленнән җәяүле чыга торган урында һәм аның алдыннан 5 метр арада яки тротуарда тиешле билге белән тыелганда машина туктаткан яки куйган өчен штраф күләме 1 мең сумга җиткерелә (әлегә моның өчен кисәтү яки 300 сум штраф каралган). Маршрут транспорты тукталышларында яки аларга 15 метр якынлыкта...
    • 11 октябрь 2011 - 17:25
      Активларга юллар ачык
      Яшьләр форумы - 2011 Хәзерге вакытта 2011 елгы республика Яшьләр форумының "Син-эшмәкәр!" секциясендә катнашуга заявкалар кабул ителә. Секция ТР Инвестиция үсеше агентлыгы тарафыннан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырыла. Әлеге форумда 16-30 яшьлекләр, ТРның югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, балалар һәм яшьләр...
    • 11 октябрь 2011 - 17:23
      Берәү дә читтә калмады
      Әсәй авылында өлкәннәрне хөрмәтләү тантанасы, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылды. Бу көнне шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты Наҗәт Нәгыймов инициативасы белән авыл зиратын чистарту өмәсе дә үтте. Сарлыда табын артына җыелган кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров, авыл биләмәсе башлыгы Марат Шәрипов, мәктәп директоры Мәүлитҗан Әхмәтов, "Азнакай" АФ директоры...
    • 11 октябрь 2011 - 17:21
      Район үсешендә өлешләре зур
      Узган шимбәдә район-шәһәр Мәдәният йортында СМУ-29, СМУ-27, СМУ-9, "Татнефтестрой" (ПМК-4), МСО, ОРС, "Татспецстрой", РПУ БОН һ.б. ликвидацияләнгән оешмалар ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды. Бүгенге көнгә районда шундый 1234 ветеран исәпләнә. Өлкәннәр көне белән котлап, район башлыгы Рәфис Галиев, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары Василий Логинов, район ветераннар советы рәисе Миргасим...
    • 11 октябрь 2011 - 17:19
      Капка төбе склад түгел
      Яшәгән җиребезне тәртиптә тотуга даими өндәүләр, тышкы төзеклек кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафлар турында аңлатып торуга карамастан, таләпләрне бозучылар һаман да очрый. Әйтик, ел башыннан бирле административ комиссия тарафыннан хокук бозулар турында 450 беркетмә төзелде һәм 189 мең сум күләмендә штраф салынды. Беркетмәләрнең 90 проценты тышкы төзеклек кагыйдәләрен үтәмәүчеләр, чисталык һәм...
    • 11 октябрь 2011 - 17:14
      Һәркемнең үз соравы
      Депутат кабул итте Узган атнада "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә "Бердәм Россия" партиясе рәисе В.В.Путинның Татарстан Республикасында җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Василий Логинов һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов халыкны кабул итү үткәрделәр. Гражданнар мөрәҗәгать иткән проблемалар нигездә...
    • 11 октябрь 2011 - 17:11
      Егетләр хәрби хезмәткә җыена
      13 октябрь көнне 9нчы мәктәптә Азнакай районы мәктәпләре һәм 89нчы һөнәр лицее укучылары катнашында хәрби-спорт ярышлары узачак.
    • 11 октябрь 2011 - 17:09
      Хәтер көне һәм иҗат кичәсе
      14 октябрьдә 18 сәгатьтә Мәдәният йортында Хәтер көненә һәм якташ язучы Мирсәй Гарифның иҗатына багышланган кичә үткәрелә. Рәхим итегез!
    • 11 октябрь 2011 - 17:06
      Кунакларын Казан зурлады
      Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан 7 октябрь көнне Казанда, ике еллык тәнәфестән соң, "Уңыш - 2011" бәйрәме уздырылды. Азнакайдан анда район башлыгы Рәфис Галиев җитәкләгән, 73 авыл хуҗалыгы вәкиленнән торган делегатлар төркеме катнашты.
    • 11 октябрь 2011 - 16:53
      Сез иң гыйлем кеше икәнсез!
      Узган шимбәдә Мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана узды.
    Реклама