20 июнь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда балаларның ялы өчен шартларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп уздылар
Иҗтимагый совет район тормышындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет боерыгы буенча шушы көннәрдә ул Роспотребнадзор белән берлектә балалар лагерьларында туклануның һәм ял-сәламәтләндерү шартларының сыйфатын тикшерде. Комиссия районда балаларның ялы өчен шартларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп узды.
-
Азнакайда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй узачак
Июнь - районыбызда Сабантуйлар гөрләгән ай. Милли бәйрәмебез авылларда, һөнәри бәйрәмнәре шушы чорга туры килгән оешма-предприятиеләрдә дәвам итә. 24 июнь көнне Азнакайның «Юбилейный» стадионы үзенә физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны - олысын, кечесен җыячак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Ул һәр елдагыча, уен-бәйгеләргә дә, җыр-моңга да бай булыр, дип көтелә.
-
Азнакайда Арнис Абдуллинның “Алтын дага” дип аталган икенче китабы дөнья күрде
Бу көннәрдә якташыбыз, Арнис Абдуллинның "Алтын дага" дип аталган икенче китабы дөнья күрде. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән китапны тәкъдир итү кичәсендә шагыйрьнең авылдашлары, каләмдәшләре, туганнары һәм якыннары җыйналган иде. Туган як гүзәллеге, мәхәббәт турындагы һәм фәлсәфи шигырьләр, җырлар белән үрелеп барган кичә бик эчтәлекле һәм тәэсирле үтте.