19 декабрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай районы Митрәй авылында каз өмәсе узды
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Милли мәдәнияттә бик күп күңелле бәйрәмнәр, кызыклы йолалар бар. Безнең Митрәй авылында шул гореф-гадәтләр бүген дә саклана. Дилбәр Хәкимова гаиләсендә каз өмәсен барлык шартларын туры китереп уздырдык. Өмәгә күршеләрне, кардәшләрне, дусларны чакыралар. Ә без каз өмәсен үзебезнең мәдәният йортында эшләп килүче "Сердәшләр" фольклор коллективына йөрүче апалар, киленнәр белән...
-
Бүген Азнакайга БИЗНЕС-ДЕСАНТ төште
Эшмәкәрлек эшчәнлегенә өйрәтүче "Бизнес-десант" безнең Азнакай районына да төште. (Азнакай, 19 декабрь, Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА) Урта һәм кече эшмәкәрлекне яклау максатыннан, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы тарафыннан җөмһүриятебез районнарында төрле чаралар оештырыла. Анда профессионал бизнес-тренерлар, уңышлы эшкуарлар, эшмәкәрлекне яклау үзәге хезмәткәрләре һәм башка өлкәдәге белгечләр бизнес серләре, ярдәм программалары турында консультацияләр бирде....
-
Азнакайлылар Киров өлкәсе Пенәгәр авылында тәҗрибә уртаклашты
Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов җитәкчелегендә бер төркем дин әһелләре, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм "Ак калфак" оешмасы әгъзалары Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылында булып кайтты. (Азнакай, 19 декабрь, Резеда ШӘРИПОВА) Анда дини тәрбия эшчәнлеге, җирле органнар һәм мәчет хезмәттәшлеге белән танышты. Бергә ашаган аш - тәмлерәк,...
-
ГАДЕЛСЕЗ ҖИТӘКЧЕНЕ АХИРӘТТӘ НӘРСӘ КӨТӘ?
Автор: Мөршидә КЫЯМОВА, ИНТЕРТАТ "Җитәкче кеше үз кул астында эшләүчеләрне тигез күрмәсә, эш хакын билгеләгәндә гадел булмаса, ахирәттә аны нинди җәза көтә? Гаделсез җитәкченең ахирәттәге хөкеме нинди?" Гөлҗиһан Галләмованың соравына Казанның "Өметлеләр" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә. Бисмилләһи ррахмән иррахим! Кешеләр өстеннән җитәкчелек итү - зур вазыйфа, чөнки...
-
Пенсионерларның акчасы 15,4 мең сумга кадәр артырга мөмкин
Россия Пенсия фонды исәпләвенчә, 2020 елда эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 1,6 мең сумга артачак. (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда эшләмәүче пенсионерның акчасы уртача 15,4 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Пенсия фонды материалларына сылтама ясап хәбәр итә. Киләсе елда эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 14,3 мең...