18 октябрь 2017 яңалыклары
-
Актүбәлеләр Марина Цветаеваны искә алдылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актүбә бистәсе китапханәсендә Марина Цветаеваның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Аның тормыш һәм иҗат юлы, шигырьләренә язылган романслар күңелдә якты эз калдырды. Кичәне җирле шагыйрә Мария Прохорова үз иҗат җимешләре белән бизәде. "Ак Чишмә" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучылар китапханә мөдире Светлана Рахинага бик рәхмәтле булып, тагын...
-
Азнакай укучыларын хокуклары һәм бурычлары белән таныштырдылар
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы "Өмет" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белән берлектә 8 нче урта мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен "Хокуклар һәм бурычлар иленә сәяхәт" дигән чара үткәрделәр. Балалар Россия һәм халыкара законнарда үз хокуклары, шулай ук балигъ булмаганнарның бурычлары белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Р.Хәйруллина
-
Азнакайлыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев сайлаучыларны кабул итте. Барлык мөрәҗәгатьләр депутатның һәм район җитәкчелегенең күзәтүенә алынды. Фото: Р.С. Шариповой и Г.А. Шакирзяновой.
-
Азнакай көрәшчесе Бөтенроссия турнирында җиңү яулады. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Шәһәр Сабантуенда баш батыр булып калган якташыбыз Айдар Алтынбаев Кемерово шәһәрендә узган "Себер кубогы" Бөтенроссия турнирында 100 килограмм авырлыкта беренче урын яулап кайтты! Бишенче тапкыр уздырылучы әлеге мәртәбәле бәйгедә быел илебезнең 10 төбәгеннән - Татарстан, Тыва, Хакасия, Новосибирск, Томск, Төмән, Кемерово, Омск, Красноярск, Алтайдан килгән 140 спортчы бил алышкан.
-
Мәнәвездә көзге бал узды
Мәнәвез авылы мәдәният йортында Көзге бал узды. Ул кокурс формасында оештырылды. Авылның иң уңган, булган, сылу кызлары үзара көч сынаштылар.