18 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар "Лабиринт" интернет-кибетендә сатыла башлады
Илдәге иң зур интернет-кибетләрнең берсе 20гә якын исемдәге китапны сатуга куйган. (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 8 нче сентябрьдән Татарстан китап нәшрияты китаплары "Лабиринт" һәм "Библио-Глобус" интернет-кибетләрендә сатыла башлаган. Билгеле булганча, Интернет челтәрендә китаплар сатылышы буенча куәтләрен елдан-ел арттырып, әлеге оешмалар лидерлар сафында. Россия китап нәшриятчылары ассоциациясе һәм "Белый...
-
Азнакайда беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Нефтьчеләр урамының "Шифа" сәүдә ноктасы каршындагы мәйданда 6 авыл хуҗалыгы предприятиесе, фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар катнашкан. Монда ит, бөртек, фураж, сөт, бал, бәрәңге, суган һәм башка яшелчә, шулай ук кием-салым, сортлы җиләк-җимеш үсентеләре дә сатылган. Киләсе ярминкәдә катнашучылар саны тагы да күбрәк булыр дип көтелә.