17 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай балалары районыбыз турында мультфильм төшерүдә катнашкан - ВИДЕО
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) ТАССРның 100 еллыгына багышлап республикада төрле иҗади проектлар старт алды. Шундый проектларның мультфильм төшерү белән бәйлесендә 7-15 яшьлек 30 меңнән артык бала катнашкан. Районыбыз укучылары да иҗади осталыкларын сынап, туган ягыбыз турында мультфильм төшергән. Иң кызыклы һәм отышлы эшләр "Татарстан гасыры" фильмының нигезен тәшкил итә. Аларның авторлары бүләкләргә...
-
“Хәтирә” ансамбле җыр-моңга тартылучы азнакайлыларны үз сафларына чакыра
Азнакай шәһәре Мәдәният йортында өч дистә елдан артык "Хәтирә" ветераннар халык ансамбле эшләп килә. Аның составы һәрдаим яңарып тора. Җыр-биюгә сәләте булган пенсия яшендәге абый-апаларны "Хәтирә" үз сафларына чакыра. Шулай ук яңа хатын-кызлар вокаль ансамбле оештыру максатыннан җыр-моңга тартылучы яшьләрне дә көтеп калабыз. Белешмәләр буенча 8-917-232-18-32 номерына шалтырата аласыз. ФОТО...
-
Азнакайда күз күреме буенча мөмкинлеге чикләнгән 188 кеше яши - Халыкара ак таяк көне
Азнакайда Халыкара сукырлар көненә багышланган кичә узды. Аны район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Бүгенге көндә җирлегебездә күз күреме буенча мөмкинлеге чикләнгән 188 кеше яши, аларның 15 е - балалар. ФОТОРЕПОРТАЖны aznakaevo-rt.ru сылтамасына басып кара Алар тулы күләмдә торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалардан файдаланалар, санаторий-курортларда дәваланалар. Район үзәк китапханәсендә тифлоүзәк эшләп килә. Мөмкинлеге...
-
Азнакай гимназисты Камилә Гыйлаева "Артек"тан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклашты
(Азнакаево, aznakaevo-rt.ru) Бөтенроссия ГТО җәйге фестивалендә катнашучы Татарстан командасы "Артек"тан кайтты. Алар арасында Азнакай гимназиясе укучысы Камилә Гыйлаева да бар. Ул фестиваль кысаларында узган барлык мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашкан. Лагерьдан алып кайткан күңелле, якты тәэсирләре белән ул "Маяк" укучылары белән дә уртаклашты. Тулы интервьюны "Маяк" газетасының җомга саныда...
-
Азнакайда “Халык җәүһәрләре” фольклор фестивалендә беренчелекне 2 коллектив яулады
Азнакайда "Халык җәүһәрләре" фольклор фестивале узды. Анда районыбыз авыллары мәдәният йортларының 14 фольклор иҗат коллективы бәйге тотты. Халык йолалары татар, рус, керәшен, үзбәк халкының бай мәдәни һәм рухи мирасын бар матурлыгы белән ачып чалды. Әлеге конкурста ике коллектив беренчелекне яулады. Җиңүчеләр белән "Маяк" газетасы битләрендә таныша аласыз. - Фольклор коллективларының...