17 октябрь 2017 яңалыклары
-
Ленин урамында җыештыру өмәсе булды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Шәһәребезне төзекләндерү эшләреннән "Маяк" редакциясе дә читтә калмады. Коелган яфраклар җыелды, юл тирәләре тәртипкә китерелде.
-
Азнакай мәктәпләрендә Интернет куркынычсызлыгы буенча дәресләр узачак
Бүгенге заманның агрессив медиа-мохитендә балаларның сәламәтлеген, куркынычсызлыгын һәм әхлагын яклау көнүзәк мәсьәләгә әверелде. Район мәктәпләрендә 23-28 октябрьдә ата-аналарның, педагогларның, укучыларның игътибарын Интернет челтәрендә балалар куркынычсызлыгы проблемаларына юнәлдерелгән тематик дәресләр, әңгәмәләр һәм башка төрле чаралар узачак. Ә башлангыч сыйныфларда Россиядә Интернет көне уңаеннан мондый чаралар бара инде.
-
Азнакай өлкәннәре шәһәр төзеклеген кайгырта. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Фото Шарипова Р. Алина Солтанова җитәкчелегендәге «28 нче квартал» идарәче компаниясе Әлфия Хисаметдинова җитәкчелегендә 1 һәм Нурия Хаҗипова җитәкчелегендә 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләр белән берлектә әлеге микрорайонда яшәүче өлкәннәрне чәй табыны артына җыйды. Бу очрашуда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов та катнашты. Өлкәннәр аңа ишек алларын төзекләндерүгә кагылышлы...