17 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай укучылары финанс нигезләренә төшенделәр
«Финансистлар көне» уңаеннан Азнакай 2 нче урта мәктәбендә чара узды. 10 нчы сыйныф укучыларына «Ак Барс» банкы начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Курбанова финанс нигезләрен төшендерде. Сер түгел, чыгарылыш укучыларының күбесе икътисади юнәлешне сайлый. Бу очрашу - аларга киләчәктә һөнәр сайлауда, һичшиксез, файдалы булыр.
-
"Татарстан кроссы-2016" ярышының көне билгеле
25 сентябрьдә "Татарстан кроссы-2016" бәйгесе уздырыла. Татарстан Хөкүмәтенең шул хактагы фәрманына премьер-министр Илдар Халиков кул куйган. Көзге йөгерү ярышы массакүләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү, халыкны актив ял һәм спорт белән даими шөгыльләнүшз чакыру максатыннан уздырыла. Әлеге документта язылганнарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына...
-
Азнакайның 4 нче лицеенда экологик акция узды
Азнакайның 4 нче лицеенда "Бердәм экология дәресе" акциясе узды. Ул Татарстан Республикасында Су саклагыч зоналар елына багышланды. Ык буе территориаль идарәсе белгече Ләйсән Сираева, биология укытучысы Тамара Сафиуллина укучыларга районыбызда экоголиянең торышы, табигатьне саклау кирәклеге турында сөйләделәр. 7 А сыныфының "Росток" экологик хәрәкәте активистлары "Мәктәп экопатруле" конкурсы афишаларын тараттылар.
-
Азнакайның 5 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары сафына кабул иттеләр
15 сентябрь - «Татарстан варислары берлеге» иҗтимагый оешмасы туган көн. Бу көнне Азнакай шәһәре Балалар иҗат үзәгендә «Без дуслык белән көчле» дигән чара узды. Аның кысаларында 5 нче сыйныф укучылары Татарстан варислары сафына кабул ителде. Туган як тарихы, оешма кануннары буенча алар белемнәрен күрсәттеләр.
-
Азнакайлылар сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәшә
Бүген сәламәт яшәү рәвеше модада. Эчүчелек, наркомания, тәмәке тарту кебек яман күренешләргә каршы мәктәп яшеннән үк аңлату эшләре алып барыла. Әйтергә кирәк, сәламәт яшәү рәвешен укучылар үзләре үк актив пропагандалый. «Аеклылык бәйрәме» республика акциясенә Азнакайның 2 нче урта мәтәбе укылары да кушылды. «Мөстәкыйль балалар» хәрәкәте активистлары «Без сәламәт Россия өчен»...
-
Азнакайда футбол буенча ярышлар узачак
Билгеле булганча, зур юбилейлар алдыннан "Юбилейный" стадионында да зур төзекләндерү эшләре барды: нефтьчеләр ярдәме белән җиңел атлетика залына, трибуналарга һ.б. яңа сулыш өрелде. Биредә шулай ук ясалма чирәм түшәлгән футбол мәйданчыгы да төзелде. 18 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә стадионда "Азнакайнефть" идарәсе һәм район җитәкчелеге командалары футболда көч сынашачак. Спорт сөючеләрне...
-
Азнакай укучылары һөнәр сайлый
Нинди һөнәр сайларга? Мәктәпнең соңгы баскычына җиткәндә һәркемдә шундый сорау туа. Районда өлкән сыйныфларда профориентация эшенә зур игътибар бирелә. Күптән түгел Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары нефть тармагы белән таныштылар. Алар "Азнакайнефть" идарәсе музеенда, аннан соң цехларда скважиналарда экскурсияләрдә булдылар.