17 август 2015 яңалыклары
-
Азнакай районында кече авыл бәйрәмнәре дәвам итә
Мәлбагыш авылының Нефтьчеләр, Кооператив, һәм Колхоз урамнарында яшәүчеләр өчен шушы көннәрдә бик күңелле бәйрәм үтте. Бәйрәмне Мөсәвир Кәримов белән Зөлфия Хәкимуллина гаҗәеп осталык белән оештырып, тирән мәгънәле итеп алып бардылар. Һәрберебез тәм-томнар белән килдек. Айрат Хәйдәров пылау пешерү өчен хәтта сарыгын суеп бирде. Урам бәйрәмендә сабыйлардан алып туксан яшьтән өлкәнрәкләр...
-
Иртәгә Азнакайда ремонттан соң балалар сырхауханәсе ачыла
Азнакайның балалар сырхауханәсе быел зур үзгәрешләр кичерде: реконструкция үткәргәннән һәм капиталь ремонттан соң ул шактый яңарды, төзекләнде, көязләнде. 18 август көнне поликлиника һәм сырхауханә пациентларга янә ишекләрен ачачак. Бу юлы инде яңа ишекләрен. Әлеге куанычлы вакыйгага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафинның да килүе көтелә.
-
Азнакайда алдынгы комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырылды
Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру традициясе дәвам итә. Мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ә бәлки кырдан ындыр табагына һәм иген кабул итү пунктларына ашлык ташучы машина йөртүчеләргә, урак чорында зур ярдәм күрсәткән ветераннар, мәктәп укучылары, шәһәрлеләргә дә бирелә. Быелгы урак чорында 84 мең 500 сумга 107 данә...
-
Азнакай районында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклыйлар
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне яклау максатында, район хакимияте, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән хуҗалыкларда 35 млн сумга сөт суыткыч танкерлар белән 21 сөтүткәргеч куелды.