16 октябрь 2017 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” аша татар кешесе үтәргә тиешле төп бурычларны искәртте
"Татар кешесенә үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк", - диде Президент. (Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде. "Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар....
-
«Гөлстан» әдәби берләшмәсе утырыш узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
«Маяк» газетасы редакциясендә «Гөлстан» әдәби берләшмәсе утырыш узды. Анда мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Альбина Роджерс җитәкчелегендә шәһәребезнең 7, 8 нче мәктәпләре, гимназия укучылары - яшь каләмчеләр да катнашты. «Маяк» газетасы редакциясе баш мөхәррире Фәрхәд Шәйхулов матбугатка иң күп язылган шагыйрь Илдус Гыйләҗевкә «ТАТМЕДИА» бүләген тапшырды.
-
Видео: Азнакайда «Мәскәү» исемле яңа сәүдә үзәге ачылды
Биредә кулай бәядән киң ассортиментлы кием-салым товары сатыла. Ике каттан торган әлеге кибет Пушкин урамы, 15 нче йортта урнашкан. Бу турыды тулырак газетабызда укыгыз.
-
Яңа Юлда гомер итүче Сәлимә Гәрәйшә кызы Хисамиевага – 90 яшь. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Гомер буе медицина өлкәсендә хезмәт иткән ветеранны туган көне белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, үзәк сырхауханәсенең баш табибы Илдар Шиһапов, ветераннар советы рәисе Роза Шәфыйгуллина котлады. Бүгенге көндә Сәлимә апа кече улы Рәфкәт, кызы Әлфирә тәрбиясендә яши.
-
Фото: 15 октябрьдә 16.51 сәгатьтә Тымытык авылыннан торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр алынган
Нәтиҗәдә, өй тулысынча янып беткән. Зыян күрүчеләр юк. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре игътибарлы һәм сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәклеген искәртә. Ут чыгу очраклары булганда 01, ә кәрәзле телефоннан 101 номерына шалтыратып, хәбәр итәргә була.
-
Туйкә авылы ветераннар советы активистларының “Маяк” газетасы редакциясенә килүеннән файдаланып, алар белән әңгәмә корып алдык. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
-
Ярминкәгә килегез. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру дәвам итә. Һәр шимбә Азнакайның "Шифа" сәүдә үзәге, Актүбәдә базар каршындагы мәйданда үзебездә җитештерелгән экологик чиста продукцияне 30 га якын хуҗалык тәкъдим итә. Кулайлы бәядән биредә барсын да алырга мөмкин. Узган атнада үткәрелгән ярминкәдән фотосүрәтләр. Таташуган авылыннан Гөлзирә һәм Данис Маннановлар 35 ел умартачылык белән шөгельләнәләр....
-
Уразай авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Маликов Таһир Мәхмүт улына октябрь аенда 70 яшь тула.
Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч тормышта гомер ит! Күпме генә бәхет...
-
Азнакайда Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары бара. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакайда Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары уздырыла.Турнирда 12 команда составында 130 спортчы катнаша.