16 октябрь 2016 яңалыклары
-
Россиядә шикәргә бәя арту сәбәпләре ачыкланды
"Шикәр эше" буенча утыз дүрт заводка һәм коммерцияле булмаган «Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге» оешмасына карата карар чыгарылды. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе «Шикәр эше»нә нокта куйды. Комиссия 34 заводка һәм коммерцияле булмаган «Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге» оешмасына карата карар чыгарды. Монополиягә каршы орган карарында шикәр заводларының «Көндәшлектән яклау...
-
Азнакай укучылары Тильданың әкияти дөньясына сәяхәт кылды
«Развитие» Балалар иҗат үзәгенең «Тильданың әкияти дөньясы» берләшмәсендә Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары өчен мастер-класс узды. Балалар шләпә формасында энә кадагычлар ясадылар. Аларга бу шөгыль бик ошады һәм барысы да эшләреннән кәнәгать калдылар. Эльвира Кәримова
-
Алмаз Гәрәевнең кызы туган
13 октябрьдә Г.Камал театрының талантлы артистлары Алмаз Гәрәев белән Алинә Мөдәррисованың кызлары туды! Сабый Казанның 3нче бала тудыру йортында дөньяга килгән, дип хәбәр итә "Шәһри Казан". - Баланың авырлыгы - 3452 грамм, буе - 53 см. Алинәнең дә, кызыбызның да хәле яхшы, Аллага шөкер. Кызыбызга матур исем дә сайлап куйдык,...
-
Азнакай укучылары ялгыз ветераннарның хәлен белеште
Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең Розалия Кашапова җитәкчелегендә 10 нчы сыйныф укучылары хезмәт һәм тыл ветераннары янына барып, аларның хәлләрен белеште. Өлкәннәргә кайчакта бер җылы сүз, игътибар, караш та җитә. Аеруча ялгыз яшәүчеләр аралашуга мохтаҗ. Шуңа күрә укучыларны ветераннар ачык йөз белән каршы алалар, рәхмәтләр әйтеп озатып калалар.
-
Республикада ит – арткан, йомырка җитештерү кимегән
Ел башыннан Татарстанда 279 мең тоннага якын хайван һәм кош-корт ите җитештерелгән. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Николай Титов хәбәр итә. -143 мең тонна кош ите җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч җиде процентка күбрәк. 927 мең тонна сөт савып алынган. Бу да узган елга...
-
Актүбә укучыларын мәрхәмәтле булырга өйрәтәләр
«Развитие» Балалар иҗат үзәгендә «Игелекле эшләр атнасы» бара. Сухомлинский язганча, игелекле хисләрне балачакта тәрбияләмәсәң, аларны беркайчан да тәрбияләп булмый. Шуның өчен безнең педагоглар укучылар белән әлеге акция кысаларында «Түзем булырга өйрәнәбез» дигән әңгәмә уздырдылар. Алар балаларны толерантлык төшенчәләре белән таныштырдылар, бәхәсле хәлләрдән ничек чыгарга кирәген, һәр кеше тәрбияле булырга һәм...
-
Зәй - Әлмәт юлында "КАМАЗ" машинасына ут капкан
Зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат аныклана. (Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 14.17дә диспетчырлык хезмәтләренең бердәм 112 номерына Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыны Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ачыкланганча, Зәй - Әлмәт юлының 63нче чакрымында "КАМАЗ" машинасына ут капкан. Зыян...
-
Җәйге ялдан соң Азнакайның “Замандаш” клубы эшчәнлеген башлады
"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр айлыгы кысаларында "Замандаш" клубына йөрүчеләр өчен Мәдәни үзәк артистлары бик матур концерт куйдылар. Клуб әгъзалары җәйге ялдан соң беренче тапкыр җыйналдылар һәм эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр. Өлкәннәр артистларга кушылып җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, аннан соң чәй табыны артында күңелле итеп сөйләшеп утырдылар. М.Гәрәева, социаль...
-
Гел йокы килеп торса, димәк, витамин җитми
Үз халәтеңә карап, организмга нинди витаминнар җитмәвен ачыкларга мөмкин. Иртән йокыдан тору авыр булса, күзләрегез тиз арыса, тырнаклар тиз сынучанга әйләнсә. D3 витамины кирәк. Ул скумбрия, камбала, палтус балыгында (көненә 150 грамм), тәрәч (треска) бавырында (көненә 50 грамм), күкәй сарысында (көненә ике), витаминнар белән баетылган үсемлек майларында (көненә ике аш...
-
Ноябрь башында Азнакай халкы өч көн ял итәчәк
Татарстанда, шул исәптән Азнакайда да ТР Конституциясе көне һәм Халык бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Ноябрь аеның беренче атнасында өч көн - 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәкбез. РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь - Халык бердәмлеге көне - бәйрәм көне дип исәпләнә. Шулай ук ТР Конституциясе...
-
Азнакай мөселманнары Коръән уку осталыгында көч сынашачак
Азнакай мөхтәсибәте Татарстан мөфтияте белән берлектә Коръән уку бәйгесе һәм "Гыйбәдәте Исламия" китабы буенча викторина игълан итте. Коръән уку бәйгесе Коръәнне яттан яки китаптан матур һәм дөрес итеп укый белүчеләр арасында үткәрелә. Ул "Хифз" һәм "Тиләвә" номинацияләрендә узачак. Яшь буенча кысалар юк. Викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасындаязма тест...