15 октябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайның Тымытык шифаханәсе өлкәннәребез өчен кабаттан ишекләрен ачты
Өлкәннәребез турында кайгырту - районда иң беренчел мәсьәләләрнең берсе итеп куелган. Алар өчен тернәкләндерү, сәламәтлекне ныгыту үзәкләре эшләп килә. Тымытык шифаханәсе шуларның берсе. Бакчаларда көзге уңышны җыеп алгач, эшмәшәкатьләр кими төшкәч, ул өлкәннәребез өчен кабаттан ишекләрен ачты. Биредә әлеге төбәк авылларында яшәүчеләр сәламәтлеген ныгыта, бергәләп ял итә.
-
Бүген Азнакай почтамты бинасында “Маяк” газетасы “Әбүнәче көне” уздыра
15 октябрьдә "Маяк" газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында «Әбүнәче көне» уздыра. 2016 елның беренче яртыеллыгы өчен үзегез яраткан басмаларга язылып калырга ашыгыгыз!