15 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Котлыйбыз Шакирова Рәшидә Нигъмәтулла кызын!
Бүләк авылында яшәүче яраткан әниебез һәм әбиебез Шакирова Рәшидә Нигъмәтулла кызына 17 сентябрь көнне 90 яшь тула. Кадерле әниебезне юбилее белән тәбрик итәбез. Безнең әни киң күңелле, сабыр кеше. Аңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Сәламәтлек ташламасын сине, Һәрбер көнең үтсен шатлыкта. Яшәү яме, дөнья иминлеге Юлдаш булсын иде...
-
Бәйрәмегез котлы булсын!!!
Әй гомернең узулары! 18 сентябрь көнне яраткан әтиебез, бабабыз Ситдиков Фәндәс Гафур улына 80 яшь тула. Ул-хезмәт ветераны. 48 ел ПАТП өлкәсендә алдынгы шофер булып эшләде. Рәсеме һәрвакыт почет тактасында торды, медальләр, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Хәзергесе көндә ул лаеклы ялда, оныклар, оныкчыклар сөеп яши. Кадерле әтиебез, сине юбилеең...
-
Азнакайның балалар бакчалары тәрбиячеләре киңәште. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашында балалар бакчалар мөдирләренең киңәшмәсе узды. Анда 8 айлык эчшәнлеккә йомгак ясалды, булган проблемаларны хәл итү юллары хакында сөйләшенде.
-
Азнакайлыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев сайлаучыларны кабул итте. Барлык мөрәҗәгатьләр депутатның һәм район җитәкчелегенең күзәтүенә алынды.
-
Халык өчен яңа медицина аппаратурасы. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Актүбә бистәсе амбулаториясенә кан анализы нәтиҗәләрен күрсәтүче, УЗИ һәм стоматология аппаратурасы кайткан. Бу турыда тулырак газетабызда укыгыз.
-
Азнакайда көзге ярминкәләр башлана
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Көзге ярминкәнең беренчесе 16 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә шәһәрнең "Шифа" сәүдә үзәге каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында үткәрелә. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе...
-
Актүбәлеләр чираттагы ишегалды бәйрәмендә күңел ачты. ФОТОРЕПОРТАЖ.