15 май 2013 яңалыклары
-
Азнакайда юлларны төзекләндерү тулы куәтенә бара
Шәһәр урамнарындагы юлларны төзекләндерү белән «МППБиО» ААҖнең Вадим Кондратьев җитәкчелегендәге юл участогы шөгыльләнә. Муниципаль килешү нигезендә кыска вакыт эчендә алар 2773 квадрат метр мәйданда чокыр ремонты уздырырга тиеш. Бүгенгә шуның яртысы эшләнгән инде. Мәрҗәни, Пушкин, Солтангалиев, Төзүчеләр, Хәсәншина урамнарында ул төгәлләнгән. Мастер Раиса Мороз бригадасы юлчылары бүген Ямашев урамындагы чокырларны...
-
Азнакайда җил–давылдан каза күрүчеләр ярдәмсез калмады
Нәрсә дип кенә сөйләмәсеннәр, кешелекнең табигатьнең көйсезлегенә каршы тора алганы юк әле. Узган ялларда булган хәлләр дә әнә шул хакта кисәтә. 10 майда кич белән район территориясендә җил-давыл, яңгыр булып узды. Нәтиҗәдә урыны-урыны белән катлаулы хәл килеп туды: Чубар Абдул авылында мәдәният йорты һәм җирле үзидарә Советы биналарының һәм егермегә...
-
“Эссен” сәүдә үзәгендә "Азнакайныкын ал!" акциясе узды
Узган атнада "Эссен" сәүдә үзәгендә әнә шундый шигарь астында акция узды. Анда Азнакай районы җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны үз районыбызда җитештерелгән продукцияне сатып алырга, ә эре сәүдә үзәкләре җитәкчеләрен килешүләр төзергә чакырды. "Үз районыбызда җитештерелгән икмәк, ит-сөт һәм башка ризыклар тәмлерәк тә, файдалырак...
-
13 май көнне район һәм шәһәрнең сигез егете язгы чакырылышта беренчеләрдән булып хәрби хезмәткә китте
Булачак ил сакчыларын озату традиция буенча тантаналы оештырылды. Егетләргә хәер-фатиха бирергә район җитәкчелеге һәм дин әһелләре дә килде. Иртәнге дүрттә үк хәрби комиссариат тирәсендә җанлылык хөкем сөрде. Хәрби хезмәткә китүчеләрне озатырга әти-әниләре, якыннары, сөйгән кызлары, дуслары - барысы да җыелган. Соңгы тапкыр кочаклашып күрешүләр, үгет-нәсыйхәтләр, әтиләрнең ирләрчә кул биреп саубуллашулары,...